Әлки районында сусыл азык хәзерләү темпы арта бара
Бу көннәрдә савым комплекслары азык утарларында сенаж салу эшләре бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүгенгә 4400 тонна яшел масса базларга салынган.
Беренчеләрдән булып бу эшкә “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы керешкән иде. Алар инде “Чуаш Кичүе” комплексына 1,8 мең тонна яшел массаны базларга салганнар.
Аннан бу мөһим эшкә “Үзәк Әлки” филиалы тотынды. Алар “Карга” комплексы өчен 1,5 мең тонна сусыл азык хәзерләргә өлгергәннәр.
Соңрак “Көньяк Әлки” филиалы сенаж салуга төште. “Чаллы” комплексында хәзер мең тоннадан артык масса базларга салынган.
Быел сенаж салу өчен күпьеллык үлән массасы бик яхшы. Беренче чабулар нәтиҗәсе күрсәткәнчә, теземнәр былтыргыдан ике тапкыр калынрак. Инде механизаторлар алдында шул уңышны югалтуларсыз, кыска вакытта җыеп алып, сыйфатлы итеп базларга салу бурычы тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев