Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки р​​айонында татар теле нинди хәлдә?

​​​​​​​Районда татар теле үсеш алсын, тагын да киңрәк кулланылышка керсен өчен нәрсәләр эшләнелә?

 

Уйланырлык та, борчылырлык та, шул ук вакытта канәгатьләнерлек тә урыннар бар бездә. Бу турыда район  комиссиясенең Туган телләр елы нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән чираттагы утырышында җитди сөйләшү булды. Утырыш район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә узды.

Сүз дә юк, туган телне өйрәнү гаиләдә башланырга, аннары балалар бакчасында, мәктәптә дәвам иттерелергә тиеш. Утырышта да районыбызда шул  юнәлештә эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә булуы анализланды. Сүз татар һәм чуаш милләтеннән булган балаларны ана телендә укыту, тәрбияләү турында барды.

Хәтеремдә, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республикада туган телләрне саклау буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтовны районга сәфәре вакытында Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасына алып кергәннәр иде. Бу бакчада балаларны рус телендә укыталар һәм тәрбиялиләр. Чөнки биредә рус, чуаш балалары күбрәк, татар сабыйлары да гаиләләрендә русча сөйләшергә өйрәнеп киләләр. Әмма олы кунакка балалар матур итеп татар телендә әкиятләр күрсәттеләр, татарча сөйләштеләр. Соңрак бу балаларның күбесе рус милләтеннән булуы ачыкланды. Димәк,  баланы кечкенәдән өйрәтә башласаң, ул теләсә нинди телне ансат үзләштерә.

Нигә бу очракны искә төшердемме? Утырышта кайбер балалар бакчасы мөдирләре: “Безгә бит рус телле татар балалары йөри,  аларга тәрбияне татарча бирә алмыйбыз, татар телен өйрәтәбез генә,”,– диделәр.

Александр Никошин һәр шундый гаилә белән сөйләшергә, ата-аналарны үгетләп, андый балаларны татарча тәрбия бирә торган төркемнәргә күчерергә кирәк, диде. Шулай булганда ул сабыйлар беренче сыйныфка барганда әти-әниләре дә ул-кызларын татар сыйныфларына бирү яклы булыр иделәр.

Бу юнәлештә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиевага комиссия утырышында күрсәтмәләр дә бирелде.

Шул ук вакытта чуаш милләтеннән булган балаларга туган телләрендә тәрбия, белем бирү турында сөйләшү дә булды. Район мәктәпләрендә татар, чуаш телләрен үзләштерү дәрәҗәсе начар түгел. Әнә Базарлы Матак, Юхмачы мәктәбе директорлары Луиза Абдрахманова, Петр Чулков, Нәби Дәүли исемендәге гимназия җитәкчесе Фәридә Яруллина  шәкертләренең руспублика  күләмендә үткән олимпиадаларда  уңышлы чыгыш ясаулары хакында сөйләделәр.

Утырышта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина республика грнатлары отып милли сәхнә киемнәре, клуб җиһазлары сатып алулары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев