Әлки районында Татарстанның урман хуҗалыгы министры булып китте
Әлки районына эшче визит белән Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килеп китте.
Район башлыгы Александр Никошин белән бергәләп министр Әлки урман хуҗалыгының үсентеләр җитештерелә торган питомнигын карап, аңа югары бәя бирде.
Равил Кузюров урманнарны янгыннан саклау чаралары үтәлеше белән кызыксынды. Ул урманнарны чистарту, урманда юллар булдыру хакында белеште, Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе чиген карады.
Урманда эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсенең федераль дәрәҗәдә каралуын әйтеп хезмәткәрләрне шатландырырга да онытмады министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев