Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан ​​​​​​​30 егет бу көздә армия хезмәтенә китәчәк 

Октябрь башында “Алинә” спорт комплексында һәм Алексеевск аграр көллияте филиалында егетләр медицина каравы һәм чакырылыш комиссиясе үттеләр.

  Барлык чаралар пандемия чоры таләпләренә туры китереп оештырылды. Район ветеринария хезмәте эшчеләре биналарны һәр көнне дезинфекцияләделәр.
26 октябрьдә призывникларның беренче төркемен озаттылар да инде. Район үзәгендә, Иске Хурада, Иске Матак һәм Ташбилгедә яшәүче егетләр Волгоград һәм Әстерхан өлкәләрендә урнашкан хәрби частьләргә җибәрелде. Бу көнне республика башкаласындагы чакырылыш пунктына безнең районнан җиде һәм Спас районыннан дүрт булачак солдат озатылды. 
–30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр призывникларга чакыру кәгазьләре өстәмә рәвештә таратылачак. Яшь әлкилеләр Россиянең барлык хәрби округларында һәм Оренбургтагы безнең район шефлык иткән частьтә солдат хезмәтен үтәчәкләр. Ватанның булачак сакчыларын Оренбургка 10 ноябрьдә озатачакбыз,–дип хәбәр итте Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев.
Ул шулай ук югары яки урта һөнәри белем алып өлгергән егетләргә бер ел чакырылыш буенча хезмәт итү урынына килешү төзеп ике елга армиягә китү мөмкинлеге барын да билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев