Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерүдә катнаштылар.
МЧС белгечләре райондагы 37 мәктәптә һәм 31 балалар бакчасында булып, аларда янгын хәвефсезлегенең торышын бәяләделәр. Шулай ук ут-күз чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү күнекмәләре буенча тренировкалар оештырылды, хәвефсезлекне тәэмин итү җәһәтеннән мәктәп җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә киңәш-нәсихәтләр (консультации) бирелде.
Янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, районның мәгариф учреждениеләре беренчел ут сүндерү чаралары, автомат янгын сигнализациясе һәм ут-күз турында хәбәр бирү системасы белән тулысынча тәэмин ителгән. Белем йортларында шулай ук ут чыгу турындагы сигналны турыдан-туры янгыннан саклау подразделениеләренә җибәрү җиһазлары да бар.
Нет комментариев