Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең чын дусты, СССРның халык артисты, Хузангайның хатыны һәм тугры тормыш юлдашы Вера Кузьминаны югалтты

Чабаксардан кайгылы хәбәр килде: әлкилеләрнең чын дусты, СССРның халык артисты, Хузангайның хатыны һәм тугры тормыш юлдашы Вера Кузьмина үлгән. 

 
Кем белән генә очрашса да, Вера Кузьминична үзенә гашыйк итә иде. Бер сулышта яшәве һәм эшләве белән таң калдыра иде ул. Кешеләргә ихтирамлы, эчкерсез мөнәсәбәте дә сокландыра иде. Аның тирәсендә һәрчак җылылык, мәрхәмәтлелек сизелеп торды. 
Вера Кузьминична, кабатланмас актриса, ә театр – кеше хисләре ап-ачык ярылып яткан дөнья ул. Актриса сәхнәгә чыга иде, ә зал аның һәр сүзенә колак салып тынып кала. Тамашачылар актрисаның үз күңелен тулысынча ачып салуын күреп тордылар. Аның кичерешләре белән яндылар, аңа ышандылар. Ул эше  белән, театр белән, иренең иҗаты белән яшәде. Күп такыр шаһит булырга туры килде: авылыбыз клубында ул Хузангайның үлемсез әсәрләрен укый башласа, зал тынып кала, ә аннары, торып басып, бик озак актрисаны алкышлый. Әдәбиятка, мәдәниятка, сәнгатькә аның карашлары Хузангайныкы белән тәңгәл килә иде. Ахырдан, иренең иҗатын бөтен нечкәлекләре белән белгән хәлдә, аның истәлеген мәңгеләштерү өчен гаять зур эш башкарды ул. 
2007 елның язы искә төшә... Ул чакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар союзы Казан педагогика институтының актлар залында Петр Петрович Хузангайның тууына 100 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе оештырдылар. Аудитория дәрәҗәле иде: тугандаш ике республикадан килгән халык шагыйрьләре һәм язучылары гына да җидәү иделәр. 
Башлап сүзне Вера Кузьминичнага бирделәр. Ул чуаш һәм татар халыкларының күренекле улларының дуслыгы турында искә төшерде: Н.Шелеби һәм Г.Бәширов, П.Осипов һәм К.Тинчурин, В.Юдин белән Ш.Рәкипов, Хузангай-Г.Кутуй, Такташ, Җәлил, Хәсән Туфан, Юрий Семендер, Порфирий Афанасьев, Валерий Тургай белән Ринат Харис, Роберт Миңнуллин... Вера ханым К.Латыйп белән                                                                Ш. Мөдәрриснең чуаш шагыйре К.Иванов язган үлемсез “Нарспи” поэмасын бик әйбәт тәрҗемә итүләре хакында әйтеп үтте. Ә, инде мәҗлес башлангач, аның район хакимияте башлыгы урынбасары Рафик Шәйхетдинов янына килеп (без икәүләп Әлки ягы вәкилләре буларак катнаштык бәйрәмдә), күп милләтле районыбызның алга таба чәчәк атуы хакына, чуаш халкының бөек улы Педер Хузангай истәлеген кадерләп саклаган җитәкчеләре хакына дип тост әйтте. Аңа үзенә хас осталык белән Рафик Галләм улы җавап бирде. 
Вера Кузьминична Кузьмина белән аралашкан һәркем бу ханымның күңел җылысын, шәфкатьлелеген, игътибарын тоя иде. Һәм, билгеле, бөтен илгә таралган данын күрде. Ул үз рольләрендә яши белде. Чын-чынлап халыкныкы, бөтен кеше яраткан, театрда, театр белән һәм театр хакына яшәгән актриса иде ул. Театр аның стихиясе иде – аңлаешлы да, таныш та, газиз дә... Моның белән чиксез бәхетле иде ул. 
Олег Мурзин,
П.П.Хузангай музее мөдире.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев