Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә 33 бала өчен беренче кыңгырау яңгырады
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Белем көненә багышланган линейкада тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан әләмнәре күтәрелде.
Мондый тантана традициягә әйләнәчәк – һәр дүшәмбедә әләм күтәреләчәк һәм шимбә көнне кизү торучы сыйныф рапорт тапшыру белән төшереләчәк. 1 сентябрьдә исә әлеге абруйлы эш 11 нче сыйныф укучылары Игорь Герасимов, Илсаф Сыйтдиков һәм Энҗе Һидиятуллинага тапшырылды. Аннары котлау сүзләре белән гимназия директоры Фәридә Яруллина чыгыш ясады:
– Әлеге шатлыклы бәйрәм белән барыгызны да котлыйм. Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә 354 бала укый. Аларны 36 мөгаллим укыта. Ә бүген, 1 сентябрьдә, 33 бала өчен беренче кыңгырау яңгырады. Узган ел без 500 мең сумга Грант оттык. Ул туган телне саклау һәм үстерү өчен юлланылды. Чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле, төп математика, җәмгыять белеме, биология, физикадан БДИларны югары балларга тапшырып шатландырдылар. Аларның нәтиҗәләре республика күләмендә алынган уртача күрсәткечләрдән югары. Без Казанның кооператив институтының татар мәдәни үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алда исә күп эшләр башкарырга ниятлибез, – диде ул.
Тантаналы линейкага Әлки районының финанс бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чакырылган иде. Ул да бирегә җыелган һәркемне бәйрәм белән котлады, аларга яңа уку елында уңышлар теләде, аннары хуҗалык кирәк-яраклары өчен гимназиягә 10 мең сумга сертификат тапшырды.
Линейка төгәлләнгәннән соң, актлар залында югары сыйныф укучылары каршында янгын куркынычсызлыгы темасына районның 105нче янгын-коткару бүлеге җитәкчесе Александр Колос чыгыш ясады. Ул балаларга бәла-каза чыга калса, үзеңне ничек тотарга, нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәклеге, югыйсә канун бозучыларның нинди җәзаларга тартылачагы турында район прокуроры ярдәмчесе Иван Милютин сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев