Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә “Татарча диктант” акциясе оештырылды
Быел 10 нчы тапкыр уздырылучы “Татарча диктант” юбилей акциясен Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе зур бәйрәм чарасы итеп оештырды.
Бәйрәмнең кереш өлеше ишек төбеннән үк башланды. Милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар, диктант язарга килүче әти-әниләр, өлкәннәрне татар халкының “Йөзек салыш” җырлы-биюле уены белән каршы алды.
Аннан актлар залында барлык катнашучылар башкаруында халкыбызның “Туган тел” җыры гимн буларак яңгырады. Нәби Дәүли шигырьләре, татарча биюләр, курай, тальян моңнары белән үрелгән акцияне оештыручылар диктант нигезләмәсе, язу тәртипләре турында аңлатканнан соң, гимназиянең 5 уку кабинетында төп эш башланды.
Диктант язудан дулкынланып, йөзләренә алсулык йөгергән өлкән яшьтәге апаларны – әлеге белем йорты белән тыгыз элемтәдә яшәүче “Ак калфак” җирле иҗтимагыгый оешмасы әгъзаларын, гимназия директоры Фәридә Яруллина каршылады. Тантаналы төстә Рәхмәт хатлары тапшырганнан соң, бу хөрмәтлеләр чәй табынына да чакырылды.
Шулай итеп, гимназиядә “Татарча диктант” акциясенең 10 яшьлек юбилее зур, милли бәйрәм рухында 90 кеше катнашында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев