Александр Никошин Яңа ел белән котлый!
.
Кадерле әлкилеләр!
Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм!
Бәйрәм өстәле артында якын кешеләребез белән Яңа ел курантлары сукканны көткәндә без узып баручы елның иң күркәм вакыйгаларын искә төшерәбез, өмет белән алга карап планнар корабыз.
2020 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән иде. Арабызда яшәүче ветераннарны хөрмәтләү һәм кайгыртуга, шулай ук сугыш һәм хезмәт каһарманнары истәлеген мәңгеләштерүгә аерата игътибар бирелде. Үтеп баручы ел республикабызда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү белән дә истәлекле булды. Ә август аенда районыбызның 90 еллыгын билгеләп үттек. Быел үткәрелгән күп төрле чаралар әлеге юбилей даталарына багышланды. Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатларын сайлау елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгасына әйләнде.
Әйтергә кирәк, узып баручы ел җиңелләрдән булмады. Коронавирус эпидемиясе игътисад, социаль тармак өчен, ә иң әһәмиятлесе, кешеләр өчен зур сынау булды. Шулай да, COVID-19 белән бәйле төрле чикләүләргә карамастан, район предприятиеләрендә күпләп кыскартуларга юл куелмады, хезмәт хакы һәм пособиеләрнең үзвакытында түләнүе һәрчак контрольдә тотылды.
Районда җитештерелә торган продукциянең төп өлеше (80 проценты)– авыл хуҗалыгында. 2020 елда бу тармакта күп күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелде. 11 айда 3 млрд. 982 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бу узган елгы дәрәҗәдән 300 млн. сумга күбрәк. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның тулаем җыемы 145 мең 655 тонна тәшкил итте. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 34,6 центнер ашлык җыеп алынды. Киләсе ел уңышы өчен 23 мең 777 гектар уҗымнар чәчелде.
Районыбыз тотрыклы үсеш курсын дәвам итте, һәм монда һәр әлкиленең өлеше бар. Узып баручы елда төзекләндерү юнәлешендә зур эш башкарылды: юллар һәм күперләр яңартылды, спорт мәйданчыклары төзелде, социаль учреждениеләр һәм торак йортлар капиталь ремонтланды, парклар һәм скверлар булдырылды. Бердәм тырыш хезмәтебез белән яңа перспектив проектлар һәм программаларны тормышка ашыра алдык. 11 айда 1030 квадрат метр торак сафка бастырылды.
Узган ел байтак уңышлар белән килсә дә, әле хәл ителмәгән мәсьәләләр дә шактый. Әмма без бергәләп башкара алмаслык бурычлар юк дип уйлыйм. Бердәмлек һәм үз көчебезгә ышаныч безгә алга барырга, яңа үсеш юлларын ачарга мөмкинлек бирә. Яңа елда без республика программалары һәм милли проектлар кысаларында халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча эшләүне дәвам итәчәкбез. 2021 ел республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган телләрне саклау – киләчәк буыннар алдында безнең бурычыбыз. Ә күпмилләтле халкыбызны ватанпәрвәрлек, туган илне ярату, үзара аңлашу һәм теләктәшлек берләштерә.
Яңа ел белән кайнар котлауларны кабул итегез! Барыбызның да иң яраткан һәм көтеп алган бу бәйрәмен каршылаган көннәрдә сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, барлык күркәм ният һәм хыялларыгызның чынга ашуын телим. Йөрәкләр шатлык-сөенеч белән тулсын, һәр гаиләдә иминлек, тынычлык, муллык хөкем сөрсен!
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев