Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Район кешеләре “Әлки хәбәрләре” турындагы нинди фикердә

Газетабызның 90 еллык тарихы бар. Шул еллар дәверендә ул районыбыздагы бар хәбәрләрне дә җиткереп тора, биредә зур батырлыклар эшләмәгән, әмма үз хезмәтен башкаларга үрнәк булырдай итеп башкарган гади кешеләр турында язмалар урын ала.

 Газета дөрес юл күрсәтә, ул – киңәшче дә, сердәшче дә. Сәясәтнең, икътисадның, шуның аша ил тормышында барган вакыйгаларның асылын аңларга мөмкинлек бирүче дә. Әбунәчеләребез дә моны яхшы аңлый. “Әлки хәбәрләре” турындагы фикерләрен белешергә теләп, сораштыру үткәргәннән соң, без шуңа тагын бер кат инандык. Газета укучыларның күбесе тормыш юлыннан гомере буе районыбыз басмасы белән бергә атлый. Аны әти-әнисе алдырган, бүгенге көнгә кадәр үзе кызыксынып укый, оныклар да кулга ала...  Чыннан да, замана авырлыклары рухи байлыктан мәхрүм итмәсен. Газетабызның гомере гасырларга сузылырлык озын булсын, алга таба да әбуначеләребездән аерылмыйча, тыгыз элемтә җепләрен өзмичә  эшлик. Һәр газета укучыга да ирештерү өчен, район кешеләренең “Әлки хәбәрләре” турындагы кайбер фикерләрен түбәндә язып үтәбез. 

Фәнис Ибятов, Чиябаш авылы:
–    Мин ягу чоры башлангач, авылыбыз клубында җылылык бирүне күзәтүче, эшне карап торучы оператор булып эшлим. “Беларусь” тракторы белән дә хезмәт итәм. Аның белән авылдагы бар эшне дә башкарырга туры килә. Кирәк икән, тиресен дә төрттерәм, кыш көне юлларын да ачам. Әмма эш күп булуга карамастан, район газетасын укып чыгарга вакыт табам. Нинди язма бар, берсен дә калдырмыйм, беренче битеннән соңгысына кадәр укыйм. Соңгы вакытта дөньялар тыныч түгел. Нинди үзгәрешләр бар икән дип, шул турыда күбрәк беләсе килә. 

Фәйрүзә Борһанова, Карамалы авылы:
–    Мин 80 яшькә җитеп киләм инде. Үземне яхшы хис иткәндә, күзем күргәндә, район газетасын укыячакмын. Укытучы булып эшләдем, башлангыч сыйныфларга белем бирдем. Ул вакытларда газета-журналны аеруча күп алдык. Әмма иң беренче булып кулга “Әлки хәбәрләре” алына иде. Чөнки биредә район яңалыклары, таныш кешеләр турында языла. Мин үзем Актанышта туып-үстем. Бирегә кияүгә чыгып, гомер иттем. Кайчакта район газетасын Актанышныкы белән чагыштырып та укыйм. Редакция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә. Газетаны эчтәлекле, кызыклы итәр өчен тырышып эшлиләр. 

Гөлүсә Галиева, Татар Борнае авылы:
“Әлки хәбәрләре” – гомерлек юлдашым, дип әйтә алам. Бала чакта, әни-әни йортына да ул бер ел да калмыйча килеп торды. Үз гаиләмдә дә язылмый калганыбыз юк. Газетаны беренче булып ирем Роберт Миңкадыйр улы алып кереп, ул укып чыга. Ул миңа: “Менә бу язма кызыклы”, “Кара әле, танышыбыз турында язганнар бит”, – дип, кызыктыра башлый. Эшләрне төгәлләгәч, кич белән иркенләп газетаны мин кулга алам. Барысын да укып чыгам.  Газетада районның бар яңалыклары тәфсилләп языла, төрле очрашулар бәян ителә. Килгән кунаклар турында аеруча укырга яратам. Ирешелгән уңышлар турында үзенә бер горурланып укыйсың. Мин үзем авылыбыздагы  фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып эшлим. Медицина хезмәткәре буларак, миңа аеруча сәламәтлеккә багышлап, төрле киңәшләр бирелгән язмалар ошый. Коронавирус чире турындагы мәгълүматны кызыксынып күзәтәм. 

Петр Тюхтяков, Чуаш Шәпкәсе авылы:
–    Миңа 60 яшь инде, эшли башлаганнан бирле район газетасын алдырам. Райондагы бар үзгәрешләрне белеп торырга телисең икән, “Әлки хәбәрләрен”нән аерылмыйсың инде. Шуңа да иң беренче башыннан ахырына гадәр үзебезнең басманы укыйм, аннары гына “Атналык күзәтүгә алыным. Өйдә дә газетаны иң беренче булып мин кулга алам, аннары гына башкаларга бирәм. Хатыным белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Алар хәзер безнең яныбызда түгел инде, әмма кайтуларына газетаны алып, караштыра башлыйлар. Хәтта оныклар да кызыксына башлады инде. Шуңа да газетага озын гомер, уңышлар телим. 

Света Канунникова, Юхмачы:
–     Мин Юхмачы хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшлим. Хезмәт итә башлаганнан бирле – гомерем буе “Әлки хәбәрләре”н алдырам. Киләсе яртыеллыкка да язылдым инде. Әти-әнием дә яратып укый иде. Иң беренче соңгы битне – кемнәрне котлыйлар икән, бәла-казага таручылар юкмы, кемнәргә кайгы уртаклашалар дип карыйм. Аннары беренче биттән башлап, бар язманы да җентекләп укып чыгам. Бар материаллар да җиңел укыла, аңлаешлы итеп языла. Тарихи язмалар минем өчен аеруча кызыклы. Газетага исә әле бик күп юбилейлар үткәрергә язсын, дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев