Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рәсимә Гайфуллина - “Ташкыннар” халык театры режиссеры

27 март – Халыкара театр көне.


Шул уңайдан Әлки районы мәдәният йортының “Ташкыннар” халык театры режиссеры Рәсимә Гайфуллина белән сөйләшәбез.
Рәсимә Әхәт кызының бу өлкәдәге эшчәнлеге, бай тәҗрибәсе 1980 нче елларга барып тоташа. Мәктәп тәмамлаган Әхмәт кызы шул вакытта авыл клубында җиң сызганып эшли башлый.


Ул еллардагы таләпләр нигезендә, һәр районның, авыл клубларының үз халык театры оештырылырга, өч ел саен  ул исемен дә, җисемен дә якларга тиеш була. Артистлык сәләтләре көчле булган әхмәтлеләрне берни куркытмый. Югыйсә эшне күренекле драматург Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” кебек тирән эчтәлекле катлаулы драмасыннан башлар иделәрме алар?!

– Районыбыз клублары арасында үткәрелгән театр бәйгесендә без беренче урынны яуладык һәм, Чистайда  шушы ук спектаклебез белән уңышлы чыгыш ясап, Әлки районына халык театры исемен алып кайттык, – ди, хезмәт юлын башлаган әлеге елларны искә төшереп Рәсимә Әхәтовна.

– Өч елдан соң, исемегезне яклау өчен, нинди әсәргә тукталдыгыз? – дип кызыксынам, җавапны азмы-күпме чамалап.

– Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” әсәре, – ди ул, гади генә итеп. 30 ел әдәбият укыткан кеше буларак, минем гаҗәпләнүем арта бара.

– 1914-17 нче еллардагы ярлы крестьяннар тормышын, сыйнфый көрәшне  сурәтләгән ул вакыйгаларны сәнгать ягыннан бирү өчен никадәр күп көч таләп ителүен күзалларга була! – дим, сорау катыш аптырау белән.
Ә ул елмая гына:

– Без бит – авыл тормышын, эшен күреп үскән буын. Уйнар өчен ниндидер авырлыгын белмәдек тә. Киресенчә, бөтен хәрәкәтебез дә, сөйләгән сүз, күрсәткән эш-гамәлләребез дә  ясалмалылыктан башка – шулкадәр табигый килеп чыктылар ки, үзебез дә  тулы канәгатьлек алдык. Менә шулай әкренләп үсеп, 1986 нчы елда инде Әхмәт клубы халык театры исемен яулауга ирештек.

–Тамашаларны районда гына күрсәттегезме?

– Юююк, тирә-күрше районнарга да чыга идек. Хәтеремдә, Алексеевк районы халкы: “Шәһәр театрлары бер якта торсын!” – дип, безне мактап газетага тулы бер битлек мәкалә дә язып биргән иде әле. Әй, шатланган да идек инде шуңа!

– Киемнәрне каян ала идегез?

– Театрларда эшләүче якташ артистларыбыз безгә һәрвакыт костюм, декорацияләр белән ярдәм итеп тордылар. “Кәрим Тинчурин” исемендәге театрдан – Исламия апа Мәхмүтова, “Галиәсгар Камал” дан –  Әсхәт абый Хисмәтов, соңрак “Габдулла Кариев” тан – Фәнис Кәлимуллин.

– Бүгенгесе көндә районыбызда ничә халык театры эшли?

– Өчәү: Әхмәт, Югары Әлморза авыллары һәм район мәдәният йортлары каршында оештырылган театр коллективлары  матур гына үз эшчәнлеген дәвам итә.

– Якын аралыкта кайсы авторларның нинди әсәрләрен сәхнәгә күтәрергә уйлыйсыз?

– Октябрь аенда Казанда үтәчәк “имтихан”га әзерләнәбез.  Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” исемле ике пәрдәле мелодрамасы белән чыгыш ясарга исәбебез. Бу әсәрне элегрәк тә куйганыбыз булды. Ләкин без аңа хәзер яңа сулыш өрергә телибез һәм сәнгатьчә югарылык белән бирергә хыялланабыз.
– Театрның “Ташкыннар” исеме каян килеп чыкты?
– Әнә шул Таҗи Гыйззәт драмасы сәбәпче. Әсәре дә, бирелгән идея-эчтәлеге дә күңелгә шулкадәр тәэсир итте – куярга әзерләнгәндә үк: “Менә безнең театрның исеме!” – дидем.
Халык күңеленә ташкын булып килеп керегез дә, су ташкыны булса – кайгыларны агызырга, ут ташкыны булса – начар уйларны яндырырга булышыгыз. Әгәр хис ташкыны икән – яратырга, сөяргә өйрәтегез безне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев