Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәбига Кыям кызы Фәтхетдинованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Рәбига Кыям кызы Фәтхетдинова гомер буе “Яшь көч” колхозында хезмәт куйган, ул кыр саклаучы да, савымчы да, төрле эшләр башкаручы да булган. 

 
Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Ризатдин Сәләхетдин улы белән бергәләп биш бала үстергәннәр. 5 декабрьдә хезмәт һәм тормыш сөючән, ачык күңелле әбекәйгә 95 яшь тулды. Аны туган көне белән котлау өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, җирлек башлыгы Фәрит Садриев килгәннәр. Алар Илбашы Владимир Путинның аңа язылган котлау телеграммасын укыганнар, җылы теләкләрен җиткергәннәр, бүләк тапшырганнар.
Хөрмәтле авылдашларын котларга дип клуб мөдире Фәния Минһаҗева җитәкчелегендә «Йолдызчыклар» фольклор ансамбле дә килгән. Милли киемнәр кигән балалар шигырьләр сөйләгәннәр, әбинең яраткан җырларын башкарганнар. Ә Рәбига Кыям кызы сугыш чоры, аннан соңгы еллар авырлыклары турында сөйләгән, ул вакытта авыл хезмәтчәннәре өлешенә тигән сынауларны искә төшергән, бүгенге тормыш шулкадәр яхшы, яшисе дә яшисе иде, дигән. Әби үзенә шундый зур игътибар булганга сөенеп, рәхмәт әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев