Яңалыклар

Республикада коронавирустан 62 нче үлем очрагы теркәлгән

Бүген республикада коронавирус инфекциясеннән 62 нче кеше вафат булган.

1941 елда туган хатын-кыз Казанда сугыш ветераннары госпитале базасындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә салынган булган. Пациентта авыр дәрәҗәдәге ике яклы пневмония күзәтелгән. Йөрәк-кан тамырлары системасы хроник чирләренең кискенләшүе нәтиҗәсендә аның хәле авырайган.

Пациентның вирус белән зарарланган булуы расланган. Үлем сәбәбе патолог-анатом экспертизасы нәтиҗәсендә ачыкланган.


Нет комментариев