Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Самолет һәлакәткә юлыккан: бортта Россия кешеләре дә булырга мөмкин

Бангладеш ярларында Ан-26 йөк самолеты һәлакәткә юлыккан.



Самолет Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 7ләрдә ярдан берничә чакрым ераклыкта диңгезгә егылып төшкән. Очкыч диңгез кысласы ташу өчен кулланылган. Коткаручылар һәм балыкчылар ярдәме белән экипаж вәкилләренең икесе исән килеш табып алынган. Әмма соңрак аларның берсенең хастаханәдә үлүе турында хәбәр ителде. Икенчесенең хәле бик авыр, диелә. Экипажның калган ике кешесен эзлиләр.

Беренчел мәгълүматлар буенча, самолеттагы дүрт кеше дә Россия гражданнары булырга мөмкин диелсә дә, кайбер чыганаклар самолеттагы дүрт кешенең дә җирле халык булуы турында әйтә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55030-samolet-%D2%BB%D3%99lak%D3%99tk%D3%99-yulyikkan-bortta-rossiya-keshel%D3%99re-d%D3%99-bulyirga-m%D3%A9mkin.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев