Татарстанда тагын 27 кешегә коронавирус диагнозы куелган
Күрше районнарда авыру йоктыручылар нык арткан
Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 ның 27 яңа очрагы теркәлгән.
Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу аркасында йоктырган.
Дүрт пациент хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана.
Соңгы арада Кама арьягы районнарында коронавирус белән авыручыларның артуы күзәтелә. Узган тәүлектә, әйтик, ут күршеләребез Нурлат районында –4 кешегә, Спас районында –3 кешегә, Алексеевскида 1 кешегә COVID-19 диагнозы куелган.
Медиклар һәркемне уяу булырга, йогышлы чирдән саклану чараларын төгәл үтәргә чакыра.
Безнең районда короновирус белән авырган 21 кеше исәпкә алынган.
Эпидемия башланганнан бирле республикада COVID-19 йоктырган 6563 кеше исәпкә алынган. 5393 кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев