“Татмедиа” АҖ призлары кабат үзләренең ияләрен көтә
2018 елның икенче яртыеллыгына “Татмедиа”ның өч һәм аннан күбрәк басмасына язылган һәркемне әлеге традицион акциядә катнашырга чакырабыз.
Ә б ү н ә ч е л ә р арасында 15 йон юрган, 3 цифрлы фотоаппарат, 32 диагональле бер телевизор уйнатылачак. “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына тулы алты айга язылып, квитанцияләрнең күчермәләрен Казанга юллагыз. Һәм бу юлы нәкъ менә сезгә бүләкләр отарга насыйп булсын!
Призлар уйнату быелның 24 августына билгеләнгән.
Шуны да искәр- тик, призлар уйнату нәти-җәләренең нинди булуына карамастан, Татар- станның һәр районыннан иң зур суммага “Татмедиа” АҖ басмаларына язылган бер әбүнәче бүләк җыелмасына ия булачак.
Акциядә катнашу бер дә катлаулы түгел. Иң башта “Татмедиа” басмалары исемлеге белән танышып чыгыгыз. Бу исемлекне һәм акция турында күбрәк мәгълүматны tatmedia.ru сайтында табарга була. 2018 елның икенче яртысына алты ай срокка ким дигәндә өч басмага язылырга кирәк. Моны почтада да, интернет аша да (ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия почтасы сайтында) эшләргә мөмкин. Шуннан соң инде язылу квитанцияләре кү- чермәләрен яисә язылган өчен онлайн түләү турында компьютерда басылган кәгазьләрне “Акция” дигән билге белән конвертта почтадан 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 адресы буенча яисә podpiska@tatmedia. ru электрон почтасына юллагыз.
Һәр подписка чорында байтак әбү- нәчеләребез “Языл- ган өчен телевизор!” акциясендә катнашалар. Анда приз откан һәм иң зур суммага “Татмедиа” басмаларына язылган өчен бүләккә ия булган райондашларыбыз хакында язып торабыз. Акциядә күбрәк әбүнәчеләребез катнашсын иде. Бу юлы бәхет нәкъ менә сезгә елмайсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев