Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучылары Әлки районы прокуроры Руслан Гизәтов белән очраштылар

Прокурор ришвәтчелек турында сөйләде

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы укучылары район прокуроры Руслан Гизәтов белән очраштылар – биредә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан шушы темага багышланган дәрес үткәрелде. 
Очрашуны район башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору буенча ярдәмчесе Алсу Хәйруллина оештырды.
Район прокуроры I-II курста укучы яшьләргә ришвәтчелекнең асылын, нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкинлеген, мондый күренеш белән очрашканда нишләргә кирәклеген аңлатты. Ул егет һәм кызларга ришвәт алучы гына түгел, бирүченең дә закон каршында җаваплылыгын ассызыклады. Филиал директоры Эльвира Нуруллина да укучыларына үзләрендә ришвәтчелеккә каршы иммунитетны ничек булдырырга икәнлекне аңлатып бирде.
Училище курсантлары исә әлеге очрашу уңаеннан ришвәтчелекне гаепләү рухында рәсемнәр ясаганнар, аларны кунакларга да күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев