Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөк машиналары хәрәкәте чикләнә

Татарстанның төбәк юлларында 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә.

  Бу турыда ТР Юл-тарнспорт министрлыгының пресса хезмәте хәбәр итә. 
“Төбәк дәрәҗәсендәге автомобиль юлларының Татарстан территориясендәге өлешендә күчәренә туры килгән авырлык 6 тоннадан арткан транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү планлаштырыла”,–дип билгеләп үттеләр министрлыкта. 
Авыр йөк ташучы машиналар хәрәкәте язгы чорда бик нык дымланган юлларның ватылуын булдырмас өчен кертелә. Әлеге чара юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының кулланылу сыйфатын саклауга юнәлтелгән.
Шул ук вакытта язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү автобусларда пассажирлар йөртүгә, азык-төлек продуктлары, терлекләр, дару препаратлары, орлык һәм ашлама, шулай ук табигать бәла-казаларын яисә башка төрле гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк булган йөкләр ташучы транспортка кагылмый. Моннан тыш 16 тоннага кадәр йөк күтәрүгә сәләтле ягулык ташучы транспорт чараларының, каты көнкүреш калдыкларын җыеп читкә чыгару өчен файдаланыла торган машиналарның хәрәкәте чикләнми. 
Бик кирәк булган очракларда авыр йөк ташучы транспорт чараларына юлларда йөрү “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән рөхсәт буенча гамәлгә ашырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев