Ляйля Ахметшина автор яңалыклары
-
Әлки район прокуратурасы әтисен үтерү белән янаган ир-атка карата дәүләт гаепләвен яклады
Район прокуратурасы Түбән Әлморза авылында яшәүче 28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
-
Әлки районы ЗАГС бүлегендә быел дөньяга килгән 36 малай, 26 кыз теркәлгән
Аларның өчесе – малай, өчесе – кыз. Бер бәби – гаиләдә беренче, өч бәби – икенче, берсе өченче бала булып туган.
-
Балаларын мәктәпкә әзерләүче гаиләләр дәүләт ярдәме алды
Бүген, 2 августта, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр бер тапкырлы акчалата ярдәм ала башлады. Районда 2 меңгә якын балага 10 мең сум әлеге түләү килеп иреште.
-
Әлкилеләрнең җәйләре ничек уза?
.
-
Әлки районы: татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел
Базарлы Матакның “Каенкай” бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгесе җиңүчесе булды. Алар бәйгедә катнашкан 47 бакча арасында иң яхшы унлыкка кереп, 500 мең сум грант оттылар.
-
Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Хәлиуллиннар йорты җәй буе чәчәккә күмелә
Район үзәгенең Дуслык урамында яшәүче Хәлиуллиннар өе яныннан беркем битараф кына узып китә алмыйдыр, мөгаен. Аллы-гөлле чәчкәләргә күмелеп утыручы бу йорт әллә каян күзгә ташланып, үзенә җәлеп итеп тора. Без дә барган юлыбыздан туктап бу матурлыкка мөкиббән калдык һәм әлеге “гөлләр патшалыгының” хуҗалары белән тынышмый түзә алмадык.
-
“Әлки хәбәрләре” редакциясе әбүнәчеләренә бүләк таратты
Алдан вәгъдә ителгәнчә, редакциядә быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылган әбүнәчеләребез арасында бүләкләр уйнатылды.
-
Әлки районы Түбән Әлки авылында яшәүче Фәйзрахман һәм Тәскирә Гәрәевләр “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде
Тормыш бәйрәмнәрдән генә тормый, билгеле. Ә менә Түбән Әлки авылында яшәүче Фәйзрахман һәм Тәскирә Гәрәевләр гаиләсе өчен бу ел бәйрәмнәргә бик бай. Май аенда бер-бер артлы башта гаилә башлыгының 80 яшьлек юбилеен, аннары хәләл җефетенең 70 яшьлеген билгеләп үткәннәр. 12 июньдә исә аларның тормыш юлыннан кулга-кул тотынып бергә атлап китүләренә төгәл 50 ел тулган. Инде тагын бер сөенеч: Фәйзрахман һәм Тәскирә Гәрәевләр иң күркәм һәм үрнәк парларга бирелә торган “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.
-
Әлкилеләр, ә сез печән хәзерләдегезме әле?
Июнь башыннан бирле печән көйлибез инде.
-
Әлки командасы республика пенсионерлар спартакиадасында өченче урын яулап кайтты
Районыбыз командасы “Өлкән буын” республика пенсионерлар спартакиадасында өченче урын яулады.
-
Әлки районы: ут-күз чыгу куркынычы арта
Аномаль эсселек, корылык хөкем сөргән бу көннәрдә ут-күз чыгу куркынычы аеруча арта.
-
Әлки районда наркомания буенча исәптә торучылар 21 яшьтән 58 яшькә кадәргеләр
26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә. Бу дата 1987 елда булдырылган иде.
-
Әлки районында “Тоннель” операциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның дүрт очрагы ачыкланган
Районда бүген, 25 июньдә, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде.
-
Аномаль эссенең зарарлы тәэсиреннән ничек сакланырга? – Әлки районы гомумпрактика табибы Радик Вәлиев киңәшләре
Кабат эссе көннәр башланды. Һава температурасы 30 градустан арта, көн уртасында челлә 35-37 градуска кадәр җитә. Гидрометеорология белгечләре бу көннәрдә туры кояш нурларының аеруча куркыныч тудыруы хакында да кисәтә.
-
Әлки районында таксиларны тикшерәләр
Республикада, шул исәптән безнең районда ЮХИДИ хезмәткәрләре “Такси” оператив-профилактика чарасы үткәрәләр.