2 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районында бәйрәмнәр уңаеннан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан районда күп бәйрәм чаралары үтәчәк. 3 ноябрьдә Базарлы Матакның үзәк паркында һәм Геройлар паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары "Тормышыбызның олы казанышлары" дигән бәйрәм программасы оештыра. Ана...
-
Әлки районы вәкилләре Казанда Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантанада катнашты
Казанда Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүнең 25 еллыгына багышланган тантанада безнең район вәкилләре дә катнашты. Әлеге чара республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында булды. Анда җыелган сәясәтчеләр, хөкүмәт вәкилләре, депутатлар, галимнәр Конституциянең чирек гасыр элек нинди шартларда кабул ителүен искә алдылар, Төп кануныбызның бүген дә әһәмияте...
-
Әлкилеләр үткән шимбәдә Казан ярминкәсендә миллион сумнан артык бәягә товарлар саттылар
Узган шимбәдә Казанда үткән ярминкәдә районыбыз вәкилләре миллион сумнан артык бәягә төрле товарлар саттылар. Безнең район 30 сәүдә ноктасыннан казанлыларга хезмәт күрсәтте. Һәрвакыттагыча, сөткә сорау зур булды. Безнекеләр аны ярминкәгә мулдан алып барганнар иде. Бигрәк тә Карга, Иске Салман авыл җирлекләре һәм "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте сәүдә чатырларыннан сөт күп сатылды....
-
Әлки районында 9 ноябрьдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Павлов халыкны кабул итә.
9 ноябрьдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Павлов районыбызда халыкны кабул итә. Эшмәкәрләрне, җирле үзидарә органнары вәкилләрен, аерым гражданнарны кабул итү район хакимияте бинасында була, сәгать 9 да башлана. Белгечкә сораулар, мөрәҗәгатьләр белән килергә теләүчеләрнең алдан 21-7-36 телефоны буенча язылулары сорала.
-
Әлки районында республиканың Төп законы турында Татарстан Конституция суды судьясы Людмила Кузьмина чыгыш ясады
Район мәктәпләре укытучылары, оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре алдында Татарстан Конституция суды судьясы Людмила Кузьмина чыгыш ясады. Балалар иҗат йортында узган әлеге чарада Татарстан Конституциясе, аның кабул ителү тарихы, республика символикасы хакында сөйләштеләр. Людмила Кузьмина шулай ук Татарстан Конституция суды, аның составы, эшләү тәртибе хакында үтемле итеп сөйләде. Ул Конституция суды караган кайбер...
-
Әлки районы: Юхмачы җирлегендә үзара салым акчасына авыл юлларын төзекләндерәләр
Юхмачы авыл җирлеге советы быел беренче тапкыр халыкның үзара салым средстволарына урам юлларын төзекләндерү юнәлешен дә керткән иде. Җыелган акчага инде шактый төзелеш материалы сатып алынган. Ел башыннан бирле авыл халкыннан әлеге төр эшләр өчен 106,6 мең сум акча кергән. Мәгълүм булганча, Татарстан хөкүмәте халыкның бер сумына дүрт сум исәбеннән...
-
Әлки районының барлык мәктәпләрендә “Татарстан Конституциясе: 25 ел тарих” дигән темага Парламент дәресләре узды
Үткән атнада районның барлык мәктәпләрендә "Татарстан Конституциясе: 25 ел тарих" дигән темага Парламент дәресләре узды. Анда республикабыз Конституциясе, аның төп положениеләре хакында сүз барды. Укучылар шулай ук парламентаризм тарихы, гражданлык позициясе турында сөйләштеләр, илебезнең дәүләт төзелеше хакындагы белемнәрен тирәнәйттеләр. Парламент дәресләрен тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары үткәрде. Әлеге чарага җирле...