4 февраль 2017 яңалыклары
-
Әлки районы Иске Хурада авылында каратэчылар әзерлиләр
Иске Хурада клубы каршында хәзерге вакытта 5 берләшмә эшләп килә.
-
Әлки районы: Татар Борнаеның яшь көрәшчеләре үткән елда 28 тапкыр призер булганнар
Татар Борнае мәктәбе каршында эшләп килүче милли көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр узган елда төрле ярышларда 28 призлы урын алганнар.
-
Оста тимерче Чуаш Борнае мәктәбенә киенү-чишенү почмагы ясап биргән
Тимерне әөгеп челтәрле рәшәткәләр, бизәкле капкалар ясаучы Динар Хәкимов Чуаш Борнае мәктәбенең киенү-чишенү бүлмәсен коймалап бүлеп биргән. Тимер чәчәкләр, нәфис яфраклар белән бизәлгән койма мәктәп фойесын бизәп тора. Динар балалар бакчасына да шундый үзенчәлекле эшләнмә ясап бүләк иткән.
-
Сезнең авылда буа, күл яисә бүтән сулык бар икән, анда кечкенә бәкеләр тишәргә кирәк
Февраль аенда әкрен агучы һәм акмый торган сулыкларда балыклар бик еш кислородка интегәләр, шунлыктан хәтта һәлак тә булалар.
-
Әлки районы: җырчы кошчыкларга оя ясый башларга вакыт
Гыйнвар ахыры, февраль башы -дәү песнәкнең "язгы җыры" башланган чор.
-
Бүген хезмәттәшебез Гөлсинә Марс кызы Шәйхетдинова үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә
Хезмәттәшебез, редакциянең реклама буенча белгече Гөлсинә Марс кызы Шәйхетдинова 4 февральдә гомер бәйрәмен - алтын юбилеен билгеләп үтә. Ә җәй уртасында аның безнең коллективта эшли башлавына 30 ел була.
-
Әсхәт Гәрәй улы Шәйхетдинов истәлегенә мини-футбол ярышлары
Әлки районының Түбән Әлки авылында яшәүче бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар әтиләре Әсхәт Гәрәй улы истәлегенә мини-футбол ярышлары үткәрделәр.