13 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Әлки районы Чуаш Кичүе авылында яңа амбулатория ачылды
Бүген, 13 сентябрьдә, Чуаш Кичүе авылындагы амбулатория өчен модульле яңа бина ачылды.
-
Әлки районының яшь рәссамнарына Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Булат Гильванов осталык дәресләре бирде
Район хакимияте чакыруы буенче безгә күренекле рәссам, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Гильванов килде һәм матур итеп рәсем ясарга өйрәтергә теләгән балаларга осталык дәресләре бирде.
-
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
Премиянең оештыру комитеты җирле хакимиятнең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.
-
Әлки районы: үсмерләрне интернеттан деструктив төркемнәр йогынтысыннан ничек сакларга
Район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре өчен Балалар иҗаты йортында “Интернет төркемнәрнең деструктив эшчәнлеге”дигән темага лекция булды. Аны педагогларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин укыды.
-
Әлкилеләр бу шимбәдә Казанга авыл нигъмәтләре төяп бара
Бу шимбәдә районыбыз Казан агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрүдә катнашачак.