14 август 2013 яңалыклары
-
Уракка чәчү тоташты
Игенчеләребез соңгы көннәрдәге кояшлы, аяз һава шартларыннан тулысынча файдаланырга тырыша. Районда 13 августка бөртеклеләрнең 58 процент мәйданында игеннәр җыеп алынды. Уңыш әлегә гектардан уртача 26,5 центнер тәшкил итә.
-
Футбол чемпионаты
Футбол буенча район чемпионаты дәвам итә. Финалның 1/8 плей -офф матчлары уйналды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Альтат" - "Зенит" - 6:0, "Авангард" - "Булгар" - 8:2, "Старт" - "Актай" - 1:6, "Батыр" - "Мәгариф" - 1:3, "Каскад" - "ДЮСШ" - 1:1, "Черемшан" - "Ротор" - 0:2, "Нохрат" - "Барс" - 9:1, "Ракета"-...
-
Надежда өчен җан атабыз, горурланабыз
Дүшәмбе иртәсендә редакциягә күптәнге танышыбыз Михаил Леонтьев килеп керде. Михаил Васильевич - районыбызның иң "спортив" Иске Матак мәктәбе физкультура укытучысы, ДЮСШ тренеры. Ул редакциягә килдеме, белеп торабыз - нинди дә булса мөһим яңалык я спорт җиңүе турында хәбәр итәчәк. Бу юлы да шулай булды. - Мәскәүдә җиңел атлетика буенча дөнья...
-
Гөлия өчен тавыш бирегез
Район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлия Яруллина 17 августта яшь әниләр арасында узучы "Нечкәбил" республика телевизион бәйгесендә катнаша.
-
Фермерларга ярдәм программасында катнашыгыз
Республикада башлап эшләүче фермерларга ярдәм итү буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программада катнашуга конкурс игълан ителде.
-
Авылларыбыз яктыра
Базарлы Матакның 56 урамында баганаларга яктырткычлар куелган.