Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Фермерларга ярдәм программасында катнашыгыз

Республикада башлап эшләүче фермерларга ярдәм итү буенча 2012-2014 елларга исәпләнгән программада катнашуга конкурс игълан ителде.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары арасында әлеге конкурс 14 августтан 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста катнашуга документлар һәм заявкалар шушы вакыт эчендә кабул ителә. Башлап эшләүче фермерларга дәүләт ярдәме түбәндәге юнәлешләр буенча күрсәтеләчәк: ит һәм сөт җитештерү, атлар, сарык һәм кәҗәләр үрчетү, дуңгызчылык, кошчылык, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерү, бәрәңге җитештерү, яшелчәчелек, җиләк-җимеш культуралары җитештерү.
Районыбыз фермерларын бу отышлы программага конкурста катнашырга чакырабыз. Төгәлрәк мәгълүматларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев