Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Авылларыбыз яктыра

Базарлы Матакның 56 урамында баганаларга яктырткычлар куелган.

Авыл җирлеге башкарма комитеты тагын 70 лампа сатып алган. Якын көннәрдә лампалар калган 11 урам баганаларына урнаштырыла башлый. Тиздән район үзәгенең барлык урамнары тәүлекнең караңгы вакытында да якты булачак.
Урамнарны яктырту эшләре районның башка авылларында да актив алып барыла. Әйтик, Карга, Ташбилге, Карамалы, Иске Чаллы, Юхмачы, Урта Әлки, Әхмәт һәм башка берничә авыл урамнары төннәрен дә якты хәзер. Бу эш авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым средстволарына башкарыла. Урамнарны яктырту өчен халыктан акча җыю бары Югары Колчурино, Апак, Борискино һәм Салман авыл җирлекләрендә сүлпән оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев