18 октябрь 2013 яңалыклары
-
Безнең юллар халкыбызга хезмәт итсен
"Алексеевскдорстрой" ачык акционерлык җәмгыятенең Әлки участогында 170 кеше эшли, эшнең бик күп вакытында хезмәткәрләр саны 200 гә җитә. Без райондагы 309 километр автомобиль юлларына хезмәт күрсәтәбез. Бу юлларның 253 километрдан артыграгы асфальтланган, 15 километр чамасына вак таш җәелгән, 40,7 километры - грунт юллары. Быел коллектив көче белән 17,86 км юл...
-
Альберт истәлегенә турнир
"Алинә" спорт залында өченче ел рәттән балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Шаһиев истәлегенә багышлап мини-футбол буенча ир-атлар һәм спорт мәктәпләре командалары арасында турнир үткәрелде.
-
Үзешчәннәр өчен яңа бәйге
Районда 19 октябрьдән үзешчән сәнгать коллективлары арасында "Мәдәният - яктылык чыганагы" смотр-конкурсы башлана. Оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләре үзешчәннәре арасында әлеге бәйге киләсе елга билгеләнгән "Мәдәният елы" уңаеннан оештырыла. Бәйге 2014 елның 10 апреленә кадәр дәвам итәчәк. 24 һәм 26 апрельдә гала-концертлар үткәрү планлаштырыла.
-
Республика прокуроры кабул итә
22 октябрьдә 15.00-16.00 сәгатьләрдә гражданнарны Татарстан Республикасы прокуроры юстиция өлкән советнигы Илдус Сәет улы Нәфиков кабул итәчәк.
-
Якташыбыз янә дөнья чемпионы
Карга авылы егете Газинур Фәттахов Грециянең Афина шәһәрендә үткән гер спорты буенча дөнья чемпионатыннан алтын медаль алып кайтты.