18 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы: Яңа ел сынамышларына ышанучылар бар
"Әлки хәбәрләре" газетасының "Вконтакте" челтәрендәге төркемендә язылучылар арасында "Сез Яңа ел сынамышларына ышанасызмы?" дигән сораштыру үткәрелде.
-
Әлки районы бәби тудыру йортында үткән атнада ике бала дөньяга килгән
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.
-
Әлки районы: Энҗе Хәлиуллина һәм Надежда Льдинова Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Намуслы хезмәтләре, гражданлык халәте актларына дәүләт теркәве эшчәнлеген үстерүгә һәм камилләштерүгә лаеклы өлеш кертүләре өчен һәм Россиядә ЗАГС органнары төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе ХӘЛИУЛЛИНА һәм Югары Колчурино авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Надежда ЛЬДИНОВА Татарстан Министрлар Кабинеты ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. *** Күпьеллык...
-
Әлки районының Иске Матак авылында хуҗасыз йорт янган
Узган атнада Иске Матак авылында кеше яшәми торган йорт янып көлгә әйләнгән. Янгын сүндерүчеләр фаразлавынча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан.
-
Әлки районы:Минзакир ГАЙФУЛЛИН һәм Евгений ВАСЯЙЧЕВ Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Районның социаль-икътисадый үсешенә лаклы өлеш кертүләре өчен Кошки авыл җирлеге башлыгы Минзакир ГАЙФУЛЛИН һәм өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Евгений ВАСЯЙЧЕВ Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Террорчылыкка һәм экстремизмга каршы Әлки район комиссиясе утырышында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә иминлекне тәэмин итү бурычлары каралды
Терроризмга һәм экстремизмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышына тормыш куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәтләр генә түгел, оешма- учреждениеләр, мәктәп-клублар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.
-
Әлки районы прокуратурасы җиңел сәнәгать продукциясе җитештерү һәм әйләнешен көйләүче закончалыкны бозу фактларын ачыклады
Район прокуратурасы "Олимп" сәүдә йортында һәм "Алыпхан" сәүдә үзәгендә җиңел сәнәгать продукциясе җитештерү һәм әйләнешен көйләүче законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында хосусый эшмәкәрләр Н.Гадиева, И.Минибаева, Г.Низамова, Г.Гыйматдинованың балалар һәм үсмерләр өчен продукцияне Таможня берлегенең "Балалар һәм үсмерләр өчен продукциянең хәвефсезлеге турында" Техник регламентын бозып сатулары ачыкланды. Алар сатып алучыларга тәкъдим...
-
Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Ришат ХАФИЗОВ Юрий Гагарин исемендәге медаль белән бүләкләнде
Әлки районы якташлык җәмгыятен төзүгә һәм аның нәтиҗәле эшен оештыруга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Дәүләт Советының бүлек мөдире урынбасары, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Ришат ХАФИЗОВ Юрий Гагарин исемендәге медаль белән бүләкләнде.