19 апрель 2019 яңалыклары
-
Әлки районы Түбән Биктимер авылыннан Салават һәм Кристина бүгеннән тормыш юлыннан бер гаилә булып атлап китәләр. Фоторепортаж
.
-
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе бадминтончылары Татарстан кубогында уңышлы чыгыш ясады
Бадминтон буенча Татарстан шәхси кубогының икенче этабында Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары әйбәт чыгыш ясады.
-
Әлки районында өстәл теннисы буенча район беренчелегендә Иске Чаллы мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады
Соңгы елларда районда өстәл теннисы белән шөгыльләнүче яшьләребез күбәйде. Һәр мәктәптә, кайбер авыл клубларында теннис өстәлләре урнаштырылу да моңа этәргеч биргәндер. Узган шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча район беренчелеге ярышлары көне буе барды.
-
Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә органнарына ярдәм хакимиятнең игътибар үзәгендә булачак
Быел Татарстанда 11 авыл җирлеге административ бинасы төзелеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла.
-
Әлки районының Абдул Салман һәм Мулланур Вахитов авылларына вак таш һәм ком катнашмасы түшәләчәк
“Узган ел җәен юл хезмәте эшчеләре безнең авыл юлын үлчәп, билгеләр ясап йөрделәр. Авылыбызга нинди юл салыныр икән, шул хакта язсагыз иде.”
-
Әлки муниципаль районы утырышында төрле хезмәтләр җитәкчеләре узган елгы эшчәнлеккә хисап тоттылар
12 апрельдә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.
-
Әлки районында “Яшь йөртүче” бәйгесендә укучы кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик әйбәт белүе белән сокландырды
Автомобиль йөртү таныклыгы алу өчен имтихан биргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билетларга 20 минут эчендә җавап бирү таләп ителә. Район ДОСААФ оешмасы үткәргән “Яшь йөртүче-2019” бәйгесендә катнашкан кызларга исә 20 сораудан торган билетларга җавап бирү өчен 21 секунд вакыт җитте.
-
Әлки районы гражданлык сагы идарәсе җитәкчесе Лилия Гайфуллина: “Карның көпшәклеге, эрегән карның җиргә сеңә баруы сәбәпле көчле язгы ташу булмады”
Быел кыш кар мул яуды. Язгы ташуларның су басуларга китерү ихтималын күздә тотып, хәвеф-хәтәрне булдырмау максатында районда төрле әзерлек эшләре алып барылды. Сулыкларда тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылды. Әмма, ни гаҗәп, яз гөрләвек-ташуларсыз гына узып бара.