17 февраль 2012 яңалыклары
-
17 февраль 2012 - 06:15Сугыш кайтавазы әле дә күңелләрдәБыел 15 февральдә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының Әфганстан республикасыннан чыгарылуына 23 ел тулды. 12 февральдә район мәдәният йортында әлеге вакыйгага багышланган зур чара булып узды. Районның "Боевое братство" ветераннар җәмәгать оешмасы әзерләгән тирән эчтәлекле һәм гаять тәэсирле бу кичә бик күп кеше катнашында үтте - тамаша залы халык белән шыгрым...
-
17 февраль 2012 - 06:12Яшь мәргәннәр ярыша23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр районыбызда патриотик тәрбия бирү һәм массакүләм саклану айлыгы дип билгеләнгән иде. Шул айлык кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Узган атнада Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына һәм ОСОВИАХИМ-ДОСААФ-РОСТОның оешуына 85 тулу уңаеннан пневматик коралдан ату буенча "Яшь мәргәннәр" ярышы булды.
-
17 февраль 2012 - 06:09Алинәнең зур уңышыБазарлы Матак урта мәктәбенең 11 Б сыйныф укучысы Алинә Сафиуллина җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры булды. Бәйгедә катнашкан 70 укучы арасында ул бишенче урынны алды. Район олимпиадаларында Алинә дүрт фән - рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме һәм хокук белеме - буенча җиңүче булган иде. Гомумән, соңгы...
-
17 февраль 2012 - 06:04Чаңгычыларны салкын куркытмады11 февраль көнне "Яшь имәннәр" савыктыру лагеренда "Россия чаңгы юлы-2012" ярышлары булып узды. Әлеге массакүләм спорт чарасы районыбызда матур традициягә әверелеп бара.
-
17 февраль 2012 - 06:00САЙЛАУЧЫЛАРГА – ЧАКЫРУ КӘГАЗЬЛӘРЕРайон территориясендә формалаштырылган 49 участок сайлау комиссиясе атна башыннан эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Участок сайлау комиссияләре әгъзалары расланган график буенча кизү торалар, сайлаучылар үзләрен борчыган сорауларны комиссияләргә килеп тә, аларга урнаштырылган телефоннар аша да бирә алалар.