Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Алинәнең зур уңышы

Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 Б сыйныф укучысы Алинә Сафиуллина җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры булды. Бәйгедә катнашкан 70 укучы арасында ул бишенче урынны алды. Район олимпиадаларында Алинә дүрт фән - рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме һәм хокук белеме - буенча җиңүче булган иде. Гомумән, соңгы...


Базарлы Матак урта мәктәбенең 11 Б сыйныф укучысы Алинә Сафиуллина җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры призеры булды.
Бәйгедә катнашкан 70 укучы арасында ул бишенче урынны алды. Район олимпиадаларында Алинә дүрт фән - рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме һәм хокук белеме - буенча җиңүче булган иде. Гомумән, соңгы елларда ул берничә район олимпиадасында беренчелекне алды, ә былтыр хокук белеме буенча региональ олимпиада җиңүчеләренең беренче унлыгына керде. Алинәне олимпиадаларга мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илнур Фәйзуллин әзерли.

Өйдән чыкмыйча гына эшләнә
ЗАГС органнарында электрон хезмәтләр күрсәтү күләме арта.
2010 елдан бирле республикабызда никахны законлы теркәү өчен ЗАГСка гариза бирү электрон төстә дә башкарыла. Быелның февраленнән бала тууны һәм әти булуны тануны, аерылышуны, исем алыштыруны, уллыкка (кызлыкка) алуны, кабат таныкнамәләр һәм белешмәләр бирүне, үлемне теркәү, гражданлык халәте актлары язуларына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү кебек хезмәтләр дә электрон төстә күрсәтелә башлады.

Бер айдан көченә керә
Гражданлык эшләре буенча суд карарлары хәзер бер айдан соң гына көченә керә.
Бу елның 1 гыйнварыннан РФ Гражданлык-процессуаль кодексына үзгәрешләр гамәлгә керде. Шуның белән бәйле рәвештә гражданлык эшләре буенча апелляция шикаятьләре бирү вакыты бер айга кадәр озайтылды. Ә суд карарлары апелляция шикаяте бирү срогы узгач кына законлы көченә керә. Шулай итеп, гражданлык эшләре буенча барлык суд карарлары (әгәр карарга шикаять бирелмәсә) бер айдан соң гына законлы көчкә ия була. Ә моңа кадәр бу срок 10 көн иде.

Эшмәкәрләр слеты була
22 февральдә Балалар иҗат йортында эшмәкәрләр слеты була.
Слетта районның шәхси эшмәкәрләре, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашачак. Шулай ук республика вәкилләре килү көтелә. Слетта район предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукциядән, балалар эшләгән әйберләрдән күргәзмә-сәүдә оештырылачак. Слет сәгать 10 да башлана. Балалар иҗат йортының адресы: Базарлы Матак ав., Совет ур.,11.

Кызлар да көрәшә
Алексеевск эшчеләр бистәсендә булып үткән билбаулы көрәш буенча республика беренчелегендә безнең дүрт яшь көрәшчебез (барысы да 1996 елда туганнар) өченче урыннарны алдылар.
Базарлы Матактан Галәветдинов Илназ 44 кг га кадәр үлчәмдә, Ринатов Айдар 90 кг нан артык үлчәү категориясендә шундый уңышка ирештеләр. Өченче урыннарны алган тагын ике көрәшчебез - Татар Мулла авылы кызлары Әсәдуллина Алинә белән Борһанова Гөлназ 66 һәм 52 кг үлчәү категорияләрендә бил алыштылар. Базарлы Матак мәктәбе укучысы Зәйнетдинова Радмила да 3 көндәшен җиңеп, дүртенче урынны алды. Шулай итеп, тренер Әхмиров Илдар әзерләгән көрәшчеләр командасы 28 район арасында дүртенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олимпиада