Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 22 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 22 гыйнвар 2014 - 14:23
      Район байрагы космоста булды
      Сергей Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее үзенең беренче юбилеена әзерләнә - 25 августта музей ачылганга 10 ел тула. Музей диркторы Йосыф Зарипов әйтүенчә, бу датага чаклы берничә залда экспозицияләр яңартылачак, Татарстан Милли-музее, Мәдәният министрлыгы, район җитәкчелеге һәм, әлбәттә, әлкилеләр ярдәме белән гаиләләр шәҗәрәләренә, Базарлы Матак тарихына багышланган экспозицияләр ясала,...
    • 22 гыйнвар 2014 - 11:00
      Районның иң булдыклы хатын-кызлары һәм мәрхәмәтле йөрәкле ел ир-аты ачыкланды
      Район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз күзлегеннән" дигән традицион конкурс үткәрелде. Дүрт сәгатькә сузылган сынаулар нәтиҗәсендә жюри һәм тамашачылар 6 номинациядә иң уңган, булдыклы, сәләтле һәм матур, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларыбызны ачыкладылар. Һәр конкурсантның чыгышын регламент 5-7 минут белән чикләргә тиеш булса да, моның ише "вак-төяк" кә...
    • 22 гыйнвар 2014 - 05:37
      Мәдәният елында матди базабызны да ныгытырга исәп тотабыз, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина
      Кеше һәм җәмгыять тормышындагы теге я бу мәсьләләргә игътибар юнәлтү, бу өлкәдәге казанышларны күрсәтү, ә җитешсезлекләрне ачыклап, проблемаларны хәл итү өчен тулы бер елны багышлау гадәткә кереп китте. Без инде Гаилә, Спорт, Тарих, Экология елларын кичердек, ә менә 2014 елны Россия Президенты үз Указы белән Мәдәният елы дип игълан итте....
    • 22 гыйнвар 2014 - 05:27
      “Хузангай” да чүпне акчага әйләндерәләр
      Быел кыш "Хузангай" кооперативына газ өчен счет-фактуралар бермә-бер кимрәк килә башлады. Хуҗалык производство биналарын көнбагыш кабыгы ягып җылыта торган казанны эшләтүгә күчте. Нәтиҗәдә берничә цех һәм әзер продукция саклау склады - гомуми мәйданы 300 квадрат метрдан арткан бина чүпкә ташланырга тиешле көнбагыш кабыгы ягылган казаннан җылылык ала. Без бу яңалыкны...
    Реклама