8 апрель 2014 яңалыклары
-
Район үзешчәннәренең осталыгы елдан-ел үсә, камилләшә
Районыбызда 2013 елның сентябрендә мәдәният елы уңаеннан оештырылган "Мәдәният - яктылык чыганагы" диеп исемләнгән смотр-конкурс акрынлап кына ахырына якынлашты. Шушы бәйге кысаларында барлыгы 30 концерт күрсәтелде. Әле шуның өстенә авыл җирлекләре үзешчәннәре арасында 150 дән артык үзара чыгышлар ясалды. Һәм әле дә авыллар бер-берсенә концертлар белән йөрүләрен дәвам итәләр. 3...
-
Базарлы Матак мәктәбе концертын тамашачылар “бишлегә” бәяләде
Концерт башланырга бер сәгатьләп вакыт бар, ә зал инде тулы. Шулай булмыйча, сәхнәгә бүген иң оста үзешчәннәр Базарлы Матак мәктәбе коллективы чыга бит. Дәрес башланды мени, нәкъ билгеләнгән вакытта сәхнәгә алып баручылар - мәктәп директоры Луиза Абдрахманова һәм аның урынбасары Әлфинур Искәндәрова чыга. Аларның тамашачыга мөрәҗәгате концертка баштан ук күтәренкелек,...
-
Урта Әлки авылында мунчада ут чыга
7 апрельдә иртәнге тугызынчы ярты тирәсендә Урта Әлки авылында бер мунчада ут чыга. Ул тулысынча янып бетә. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара. Янгын муча мичен файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана. фото region-news.info сайтыннан
-
Быел Әлки районында яңа ике буа төзеләчәк
Алар Югары Колчурино һәм һәм Югары Әлморза авыллары янында барлыкка киләчәк һәм алга таба басуларны сугаруда хезмәт итәчәк. Шулай ук Нохрат, Иске Хурада, Карамалы, Иске Әнҗерә буалары да төзекләндереләчәк. Бу эшләрнең барысын да Әлки ПМК " Мелиорация" җәмгыяте планлаштыра. Әлегә оешма коллективы эш сезонына әзерләнә - үзләрендә булган техниканы ремонтлый.
-
Әлки районы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
Узган атнада район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде. Әлеге чарада республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Спас, Алексеевск районнарыннан баш агрономнар, инженерлар катнашты. Министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия җәрәбә белән сайлап алынган "Хузангай" кооперативында, "Үзәк Әлки" филиалының "Тахтала", "Ташбилге"отрядларында, "Көнчыгыш Әлки" филиалының "Алпар", "Үргәгар", "Көньяк Әлки"...
-
“Строитель и К” җәмгыяте төзүчеләре Юхмачы авылында мәдәният йорты төзиләр
"Строитель и К" җәмгыяте төзүчеләре Юхмачы авылында мәдәният йорты төзиләр: Гәрәев Илсур бригадасы булачак клубның стеналарын күтәреп бетереп килә инде. Шунысын әйтергә кирәк: республиканың башка районнарында бу эшкә әле керешмәгәннәр дә (мәдәният йортлары махсус программа кысаларында төзелә). Тагын бер бригада Чиябаш фельдшер-акушерлык пунктында төзекләндерү эшләрен төгәлли (бригадир Гатин Әнвәр). Чуаш...
-
10 апрельдә“Алинә” спорт залында Әлки районы пенсионерлары спартакиадасы була
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган спартакиаданы Россия пенсионерлар союзының район бүлеге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештыра. Анда авыл җирлекләре командалары җиңел атлетика, дартс, өстәл теннисы, гомуми физик әзерлек буенча һәм "Күңелле стартлар" эстафетасында көч сынашачак. Спартакиадада теләге булган һәм табиб рөхсәт иткән һәр кеше (55 яшьлек һәм өлкәнрәк...