27 июнь 2014 яңалыклары
-
Депутатлар печән өсте башланды, дип карар чыгарганнар
Иске Алпар авыл җирлеге советы сессиясендә депутатлар халык өчен бик мөһим мәсьәләне - шәхси секторда печән хәзерләүне караганнар. Совет табигый печәнлекләрдән үләннәрне чаба, печән хәзерли башларга, дигән карар чыгарган. Сессиядә урта мәктәпне яңа уку елына әзерләү турында сөйләштеләр: бинага былтыр гына зурлап ремонт ясалган иде, быел инде үз көчләре белән...
-
Моннан бер ел элек Салман авылындагы Гольцовлар гаиләсе берьюлы ике улларын армиягә озаткан иделәр
Моннан бер ел элек Салман авылындагы Гольцовлар гаиләсе берьюлы ике улларын армиягә озаткан иделәр. Владимир белән Сергей Хабаровск краенда бер частьтә хезмәт итәләр. Инде егетләр, әти-әниләрен сөендереп, хезмәтләрен тәмамлап кайтып та җиткәннәр. Армиягә кадәр Владимир Гольцов бик яхшы билгеләргә техникум тәмамлаган, ә энесе Сергей һөнәр училищесында белем алган. Хәзер инде...
-
Бүген РФ Пенсия фондының район бүлекчәсендә ана капиталы сертификаты тапшырдылар
Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Әлфия Дәүлетшина аналарны бәбиләре туу белән тәбрикләде, ана капиталын нинди максатларда кулланып булуын аңлатты. Сертификат белән бергә ул гаиләдәге беренче балаларга да бүләкләр өләште. Тантанада Розалия Сафина да катнашты. Ул да үз чиратында бу гаиләләрне шундый шатлыклы вакыйга - гаиләдә сабый туу һәм ана капиталы сертификаты...
-
Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе әгъзалары Свияжск утрау-шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар (ФОТО)
Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе әгъзалары, барлыгы 40 кеше, Свияжск утрау-шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Өч сәгать буе экскурсовод шушы утрауның тарихы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аңа исемне шушы утрау ярларын юучы елга исеменнән чыгып биргәннәр. Ә утраудагы шәһәргә 1551 елга патша Явыз Иван кушуы буенча нигез салына. Соңрак утрау-шәһәрдә күп...
-
Амнистия буенча Әлки район җинаять җәзасын үтәтү комиссиясе исәбеннән 7 хөкем ителгән кеше төшерелде
Россия Президенты Владимир Путин үткән елның 9 декабрендә Дәүләт Думасы депутатлары каравына закон проекты тәкъдим иткән иде. Ул РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан амнистия игълан итү турында булып, 25 мең россиялегә кагылды. Амнистия нәтиҗәсендә иреккә чыгарылучылар - балигъ булмаган килеш җинаять кылучылар, кечкенә балалары булган яисә авырлы...