Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 19 декабрь 2014 яңалыклары

    • 19 декабрь 2014 - 12:07
      Базарлы Матак Балалар иҗаты йорты педагоглары һәм хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре программасын әзерләгәннәр
      Балалар иҗаты йорты педагоглары һәм хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре программасын әзерләгәннәр. Төрле оешма-предприятиеләр (алар арасында район үзәк хастаханәсе, газ хезмәте, эчке эшләр бүлеге, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте һ.б. бар) заявкалары буенча балалар өчен күңелле бәйрәм кичәләре үткәрәләр алар. Моның өчен өстәмә костюмнар (Кызыл Башлык, Лунтик һәм аның дуслары) сатып алганнар. Шулай ук...
      622
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 10:18
      Ә бездә бензин күпме тора
      Бәяләр котырып үсә, ә нефтькә бәя түбән тәгәри. Димәк, бензинга, дизель ягулыгына да бәяләр, төшмәсә дә, һәрхәлдә, артмаска тиеш. Ә бездәге ягулык станцияләрендә хәлләр болайрак. Базарлы Матактагы "Нефтепродукт" ААҖ заправкасында (Кояшлы урамы) А 80 маркалы бензинның литры - 30,10 сум, А 92-32,20 сум, А 95-35 сум тора. Дизель ягулыгы: төрле...
      581
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 08:30
      Югары Әлкине этләр баскан
      Безгә бик борчулы тавыш белән Югары Әлки авылыннан Гөлчәчәк Зарипова шылтыратты. Авылда төркем-төркем этләр йөри икән. Гөлчәчәк ханым бүген иртән ике баласын җитәкләп балалар бакчасына барганда, этләр аларга да ташланган. "Ярый әле аяк астында таш кисәкләре бар иде. Шуларны бәрә-бәрә генә явыз этләрдән котылдык",-ди ул. Гөлчәчәк ханым әйтүенә караганда, урамга...
      561
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 07:49
      Яңа ел бәйрәмнәрендә Базарлы Матакта чүп түгү графигы бераз үзгәрә
      Яңа ел бәйрәмнәрендә Базарлы Матакта урамга чыгарылган чүп-чарны җыеп түгү гра фигына аз гына үзгәреш керә. 1 гыйнварда, ягъни пәнҗешәмбе көнне чүп-чарны чыгарырга тиешле урамнарда яшәүчеләр бу эшне 2 гыйнварда башкарырга тиеш булалар. Бүтән көннәрдә график үзгәрешсез кала.
      520
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 07:45
      25 декабрьдә Казанда республиканың иң яхшы укучыларын хөрмәтләргә җыеналар
      25 декабрьдә Казанда республиканың иң яхшы укучыларын хөрмәтләргә җыеналар. Районыбызның дүрт укучысы әлеге чарада катнашу хокукына ия булды. Болар - Чуаш Кичүе мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Диана Алышева, Яңа Салман мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айнур Сәгыйров, Түбән Әлки мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Альбина Иванова һәм Базарлы Матак мәктәбенең 8 сыйныф...
      547
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 06:58
      Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Алена РОДИОНОВА Югары Колчурино мәктәбенең 7 сыйныф укучысы).
      Хөрмәтле укучыларыбыз! Якынлашып килүче Кәҗә (Сарык) елы уңаеннан игълан ителгән бәйгебез дәвам итә. Без сездән күп хатлар алабыз. Конкурста актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бәйгегә килгән язмаларның барысы да газетада урын алачак. Ә конкурска йомгак ясауны газета укучыларыбызның үзләренә тапшырырга уйлыйбыз. Конкурс язмаларының барысы да безнең alki-rt.ru сайтында урнаштырыла. Алар...
      664
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 06:33
      Базарлы Матакның Хәмидуллин, Тукай, Вахитов, Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында яшәүчеләр өчен цифрлы телевидение килә
      Район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре (Таттелеком ААҖ) Базарлы Матакның Хәмидуллин, Тукай, Вахитов, Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында яшәүчеләр өчен цифрлы телевидениедән файдалану мөмкинлеге булдыралар. Моны сорап элемтәчеләргә 60 лап гариза кергән булган. Шул урамнарга өстәмә мини-АТС куелгач, инде беренче кулланучылар цифрлы телевидение карый башлаганнар. Мондый гозерне күбрәк татар гаиләләре белдерә икән,...
      433
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 06:19
      Котлыйбыз!
      Базарлы Матакта яшәүче Сәгыйрова Әлфия Нургазиз кызының 18 декабрьдә күркәм юбилее. Кадерле әниебез, тормыш иптәшем! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең...
      461
      0
      0
    • 19 декабрь 2014 - 05:39
      Котлыйбыз!
      Безнең кадерлеләребез, әниебез Резидә Абдулхай кызы белән әтиебез Зиннур Шәфигулла улы Гатаулиннарның бергә гомер итүләренә 35 ел тулу уңае белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әти, әни! Сезнең гаилә корып яши башлавыгызга - 35 ел. Шушы еллар дәвамында сез безгә тугрылык, ихлас ярату, дуслык, бер-берегезне аңлап, хөрмәт итешеп яшәвегез белән үрнәк булып...
      673
      0
      0
    Реклама