Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ә бездә бензин күпме тора

Бәяләр котырып үсә, ә нефтькә бәя түбән тәгәри. Димәк, бензинга, дизель ягулыгына да бәяләр, төшмәсә дә, һәрхәлдә, артмаска тиеш. Ә бездәге ягулык станцияләрендә хәлләр болайрак. Базарлы Матактагы "Нефтепродукт" ААҖ заправкасында (Кояшлы урамы) А 80 маркалы бензинның литры - 30,10 сум, А 92-32,20 сум, А 95-35 сум тора. Дизель ягулыгы: төрле...

Бәяләр котырып үсә, ә нефтькә бәя түбән тәгәри. Димәк, бензинга, дизель ягулыгына да бәяләр, төшмәсә дә, һәрхәлдә, артмаска тиеш.
Ә бездәге ягулык станцияләрендә хәлләр болайрак. Базарлы Матактагы "Нефтепродукт" ААҖ заправкасында (Кояшлы урамы) А 80 маркалы бензинның литры - 30,10 сум, А 92-32,20 сум, А 95-35 сум тора. Дизель ягулыгы: төрле сезонлысы - 32,50сум, кышкы - 34,15 сум. Биредә бәяләрнең соңгы вакытта күтәрелгәне булмаган. Киресенчә, берничә көн элек барлык төр ягулык 40 тиенгә (литры) арзанайды дип хәбәр иттеләр безгә.
"Татнефть" ҖЧҖ ягулык станциясендә (Базарлы Матак элеваторы янында) дә бензинның барлык төрләренә бәяләр шундый ук икән. Биредә дизель ягулыгы (төрле сезонлысы) 33,50 сум тора.
Райондагы бердәнбер газ ягулыгы станциясендә (Базарлы Матак, урман хуҗалыгы янында) май аеннан бирле бәяләр үзгәрмәгән - 1 литр газны 18 сумга җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев