Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Югары Әлкине этләр баскан

Безгә бик борчулы тавыш белән Югары Әлки авылыннан Гөлчәчәк Зарипова шылтыратты. Авылда төркем-төркем этләр йөри икән. Гөлчәчәк ханым бүген иртән ике баласын җитәкләп балалар бакчасына барганда, этләр аларга да ташланган. "Ярый әле аяк астында таш кисәкләре бар иде. Шуларны бәрә-бәрә генә явыз этләрдән котылдык",-ди ул. Гөлчәчәк ханым әйтүенә караганда, урамга...

Безгә бик борчулы тавыш белән Югары Әлки авылыннан Гөлчәчәк Зарипова шылтыратты.
Авылда төркем-төркем этләр йөри икән. Гөлчәчәк ханым бүген иртән ике баласын җитәкләп балалар бакчасына барганда, этләр аларга да ташланган. "Ярый әле аяк астында таш кисәкләре бар иде. Шуларны бәрә-бәрә генә явыз этләрдән котылдык",-ди ул. Гөлчәчәк ханым әйтүенә караганда, урамга балаларны үзләрен генә чыгаруы да куркыныч икән. Гадәттә балаларны иртән ире бакчага илтә булган. Бүген ул эштә булгач, Гөлчәчәк курка-курка булса да сабыйларны үзе илтә киткән. "Этләр өере, саклап кына торгандай, юлыбызга аркылы төште. Ярый әле бу хәл шулай бәла-казасыз узды",-диде ул телефон аша.
Без әлеге хәбәрне Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галиуллинга юлладык. Ул иясез этләрне юк итү һәм авыллар тирәсендә йөргән төлкеләрне аулау буенча аучы белән килешенгән булуын әйтте. Әлеге эшне Югары Әлкидән башларга, хәлне контрольдә тотарга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев