Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 20 гыйнвар 2015 яңалыклары

    • 20 гыйнвар 2015 - 16:44
      Суәйдә Шакированы лаклы ялга озату кичәсе дә булды
      Әлки районы мәгариф хезмәткәрләре өлкән остазларын лаеклы ялга озаттылар Бөтен гомерен район мәгариф системасын үстерүгә багышлаган, күп еллар буе мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе булып эшләгән Суәйдә Габбас кызы Шакированың туган көнен (аңа 77 яшь тулды) мәгариф идарәсе, мәктәпләр җитәкчеләре, ветеран укытучылар тантаналы итеп, бергәләп билгеләп үттеләр. Бу тантана...
      1241
      0
      0
    • 20 гыйнвар 2015 - 14:13
      "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагере янында үткәрелгән чаңгы ярышларында Әлки районы мәктәпләреннән 110 га якын укучы катнашты
      Якшәмбедә "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагере янында үткәрелгән чаңгы ярышларында район мәктәпләреннән 110 га якын укучы катнашты. Кышкы спортның бу төре көннән-көн популярлаша бара. Быел моңа һава торышы да этәргеч ясый - көннәр җылы, тыныч тора. Ял көне үткән ярышларда да күтәренке атмосфера хөкем итте. Җиңү яулауга омтылучылар күп булды. Әмма...
      2098
      0
      0
    • 20 гыйнвар 2015 - 10:09
      Әлки районы республикада иң тәртипле һәм тыныч төбәкләрдән санала
      Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара киңәшмәдә үткән елда алып барылган эшкә нәтиҗә ясалды. Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Илдус Нуруллин әйтүенчә, безнең район республикада иң тәртипле һәм тыныч төбәкләрдән санала икән. Моны ул җинаятьләрне кисәтү юнәлешендә алып барылган профилактик эшчәнлекнең уңай нәтиҗәсе дип аңлатты. Балигъ булмаганнарны хокук бозудан,...
      545
      0
      0
    • 20 гыйнвар 2015 - 09:01
      1 гыйнвардан минималь хезмәт хакының күләме артты
      rss.vipadvert.net 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакының күләме 411 сумга артып, 5965 сум тәшкил итә. Район башкарма комитетында хезмәт хакларына кагылышлы мәсьәләләр буенча сорау бирү өчен "кайнар линия" - 21-7-36, 21-5-21 телефоннары эшли. Кемнедер эшкә рәсми хезмәт килешүе төземичә генә алганнар яисә хезмәт хакы хәзерге вакытта гамәлдә булган минималь күләмнән -5965...
      545
      0
      0
    • 20 гыйнвар 2015 - 07:32
      Бу ел башыннан ЮХИДИ тармагында да дәүләт пошлиналары күләме артты
      house-control.org.ua Бу ел башыннан ЮХИДИ тармагында да дәүләт пошлиналары күләме артты. Әйтик, машинаны теркәү номерын алыр өчен моңа кадәр 1500 сум түләргә кирәк булса, быел ул 2000 сумга җитте. Теркәү турындагы таныклык алу өчен хәзер 500 сум (300 сум иде), транспорт чарасының паспортына үзгәрешләр кертү өчен 350 сум (200 сум...
      540
      0
      0
    • 20 гыйнвар 2015 - 06:59
      "Руль артына алкогольле эчемлекләр кулланып утырган 94 кешене ачыкладык",–ди Рәис Сафин
      ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыккач, узган ел йомгаклары турында да сөйләшеп киттек. -Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча даими эш алып барсак та, район юлларында хәлләр бер дә яхшырмый шул,-дип борчуын белдерде районның баш автоинспекторы Рәис Сафин. Хафаланырлык та бит. Былтыр районда 23 авария булган. Аларда 6 кешенең гомере...
      480
      0
      0
    Реклама