Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 8 апрель 2015 яңалыклары

    • 8 апрель 2015 - 13:53
      Валерия Филиппова белән Екатерина Зинькова киокусинкай каратэ буенча ПФО беренчелегендә беренче урынны алдылар
      5 апрельдә Ульяновск шәһәрендә киокусинкай каратэ буенча ПФО беренчелегендә безнең спортчылар бик әйбәт чыгыш ясады. Валерия Филиппова белән Екатерина Зинькова, үз категорияләрендә икешәр җиңү яулап, беренче урынны алдылар. Андрей Зиньков исә өч тапкыр көндәшләреннән өстен чыкты. Ярымфиналда ул, бармагы сыну аркасында, тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясый алмады. Нәтиҗәдә лаеклы төстә икенче...
      1405
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 12:10
      Әлки районында үткән 2014 ел өчен декларация тапшыру ничек оештырыла һәм аның нәтиҗәләре ничегрәк?
      Ел саен салым органнары безне - физик затларны 30 апрельгә чаклы салым декларациясе тапшырырга кирәклеге турында кисәтәләр. Моны кемнәр эшләргә тиешле соң? Районда үткән 2014 ел өчен декларация тапшыру ничек оештырыла һәм аның нәтиҗәләре ничегрәк? Болар турында Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең Әлки участогы баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубева...
      535
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 11:41
      Өлкәннәр өчен сәламәтлек дәресләре
      Бу уку елында Өлкәннәр университетындагы дәресләр "Пенсионерның саулыгы. Үз-үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре" курсына багышланды. Бу тема пенсионерлар өчен бик актуаль. Шуңа күрә дә һәр дәрес күп кеше катнашында, өлкәннәрнең зур активлыгы белән үтте. Алар лекторларга сораулар бирделәр, сәламәтлеккә кагылышлы темаларны күтәрделәр. Өлкәннәр алдында район үзәк хастаханәсе табиблары чыгыш ясады. Тәҗрибәле...
      628
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 11:30
      Базарлы Матакта яшәүче Илнур Җиһаншин берьюлы ике уллы булып куйган
      Базарлы Матакта яшәүче Илнур Җиһаншин берьюлы ике уллы булып куйган. Тормыш иптәше Карина аңа игезәк малайлар бүләк иткән. Әни кеше үзен әйбәт хис итә. Яшь әти әйтүенчә, улларына алар Камил һәм Әмир дигән исемнәр сайлап куйганнар.
      2028
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 10:11
      Әлки районның тугыз авыл җирлеге советы урнашкан биналарга янгын турында хәбәр бирә торган җайланма (ОПС) һәм сак сигналы куелды
      Районның тугыз авыл җирлеге советы урнашкан биналарга янгын турында хәбәр бирә торган җайланма (ОПС) һәм сак сигналы куелды. Тиздән райондагы 21 авыл җирлеге советы бинасы да ОПС һәм сигнал бирә торган җайланмалар белән җиһазланачак. Беренчесе ут чыга калса шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр бирсә, икенчесе бина эчендә инфракызыл нурлар аша...
      674
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 09:27
      Юхмачы интернатында тәрбияләнүчеләр Украинадан Казанга күчеп килүчеләр өчен оекбашлар бәйләгән
      Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Украинадан Казанга күчеп килүчеләр өчен җылы оекбашлар бәйләгән. Республикабызга күчеп кайтырга мәҗбүр булган украиннар өчен оекбашлар бәйләү турында сүз чыгуга, биредә яшәүче Тамара Сапожникова шунда ук эшкә керешкән. Аның үрнәгенә Валентина Гороцкева, Нина Карпова, Җомабикә Нәгыймова да кушылган. Уңган апалар бәйләгән оекбашларны инде Казанга...
      1648
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 07:24
      ЗАГС бүлеге хәбәр итә: март аенда Әлки районында 17 бала дөньяга килгән
      yandex.ru Март аенда районыбызда 17 бала дөньяга килгән, 5 пар никахлашкан. Ә ел башыннан бирле 41 бәби туган, 20 туй булган. Кызганыч, быел 78 райондашыбыз дөньядан киткән, ә 9 гаилә аерылышкан.
      1729
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 06:40
      «Урман ачлыктан коткарды», – ди сугыш чоры балалары
      Бөек Җиңү өчен илебез халкы бик кыйммәт түләде. Кечкенә генә авылыбыз Иске Әнҗерәдән дә фронтка 156 кеше китә. Шуларның 68 е сугыш кырларында ятып кала. Бүген авылыбызның бер генә ветераны исән. Ул Ризатдин Рәхимов. Хәзер балалары тәрбиясендә читтә яши. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрәбез. "Үлемсез полк",...
      670
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 06:17
      Язучылар белән иңгә-иң көрәшкән
      9 Май -үзенчәлекле бәйрәм, бу көнне шатлык кайгы белән, көлү дәү әнинең күз яшьләре белән аралаша бит. Ул саклык белән генә гаилә альбомнарын, әтисе җыйган барлык документларны алып куя, бабайның орден һәм медальләрен өстәлгә тезә. Һәм мин, сугышта гади солдат, кече сержант булган бабамның оныкчыгы, дәү әниемнең сөйләгәннәрен тыңлыйм. Бабам...
      719
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 06:05
      «Әҗәлемне» үз күзләрем белән күрдем", ди Бөек Ватан сугышы инвалиды, хезмәт ветераны Габделбари Фәсахов
      Сугыш кырында әҗәлләр күп инде алар. Анда үзеңнеке дә шунда гына йөридер дә, күрә алмыйсың, күбрәк кешенекеләрен күрәсең. Бу юлы башкачарак килеп чыкты. Сугышның соңгы көннәре. Берлинда зур бер тимер юл станциясе өчен көчле сугышлар алып барабыз. Шулвакытта безнең телефон элемтәсе өзелде. Телефон линиясен төзәтүне миңа йөкләделәр. Өзеклек безнең штабтан...
      887
      0
      0
    • 8 апрель 2015 - 05:07
      “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең Әлки участогына өр-яңа биш “КамАЗ” автомобиле бирелгән
      yandex.ru "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогына өр-яңа биш "КамАЗ" автомобиле бирелгән. Аларда иң яхшы шоферлар эшләячәк. Хәзер, яңаларын да кушып, участокта 64 берәмлек техника исәпләнә, шуларның 45 е - йөк машиналары. Шулай итеп, коллектив яңа сезонны яңартылган техника базасы белән каршылый.
      1634
      0
      0
    Реклама