Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 3 июнь 2015 яңалыклары

    • 3 июнь 2015 - 10:30
      Иң әйбәт шоферлар гына йөртсен
      Күптән түгел республикабызның спортчы балаларын ярышларга алып баручы автобус Түбән Новгород өлкәсендә авариягә юлыкты. Нәтиҗәдә өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булды, яраланучылар да күп. Бу һәлакәт күп сораулар тудырды. Балаларны ерак юлга алып чыгучылар нигә аларның хәвефсезлеге турында тиешенчә кайгыртмаган? Әлеге хәл бүтәннәргә сабак булырмы? Безнең балалар да...
      488
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 10:25
      Умартачылар игътибарына!
      "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Көнбатыш Әлки" филиалының "Иске Матак", "Ташбилге", "Тахтала", "Иске Салман" отрядлары кырларында бу көннәрдә уҗымнарны һәм сабан культураларын гербицидлар белән эшкәртү үткәрәләр.
      435
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 10:13
      Әлки район ветеринария берләшмәсендә һәр айның бер көнендә халыктагы этләрне бушлай стерильләштерү хезмәте күрсәтелә
      Район ветеринария берләшмәсендә һәр айның бер көнендә халыктагы этләрне бушлай стерильләштерү хезмәте күрсәтелә. Бу авылларда сукбай этләрне киметү максатында эшләнә. Югыйсә соңгы елларда иректә йөрүче этләр саны бик нык артты.. Өер-өер йөрүче мондый этләр күп очракта үзләрен бик агрессив тоталар, кешеләргә, терлек-туарга ташланалар. Бәйгә куелмаган этләрнең ферма бозауларына һөҗүм итү...
      516
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 06:47
      Әтиләре горурланырлык булсын
      Язгы чакырылыш дәвамында Россия Кораллы Көчләренә безнең районнан утыздан артык егет озатачаклар. Район чакырылыш комиссиясе хезмәткә алыну яшендәге 225 егет арасыннан дүрт дистәгә якын кешене сайлап алды. Язгы чакырылыш 1 майдан 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Күптән түгел армиягә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре Призывник көненә җыелды. Егетләрне тантаналы марш...
      412
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 05:44
      Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Әлки районында зур бәйрәм чарасы үткәрелде
      1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне районда инвалид балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен зур бәйрәм чарасы белән билгеләп үтелде. Районның барлык авылларыннан кунаклар балалар иҗат йортына чакырылды. Малайлар-кызлар бәйрәмгә әниләре я укытучылары белән килде. Биредә алар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Чәйләр эчеп, матур итеп бизәлгән залга...
      725
      0
      0
    • 3 июнь 2015 - 05:11
      «Әлки хәбәрләре»нә сезнең тавышларыгыз кирәк
      Республикада "Татмедиа"ның легендар брендлары" дигән бәйге башланды. 15 сентябрьгә кадәр "Татмедиа"га караган газеталар, журналлар, телерадиокомпанияләр, мультимедиалы редакцияләр арасында легендар саналган массакүләм мәгълүмат чарасын сайлау дәвам итә. Шушы вакытта конкурсның он-лайн тавыш бирү этабында катнашып, ягъни үз тавышын биреп, һәр кеше бу мәсьәләдә үз фикерен белдерә ала. Әлеге бәйгедә "Әлки хәбәрләре"...
      465
      0
      0
    Реклама