19 июнь 2015 яңалыклары
-
Дәүләт хезмәтләренә бәя бирегез
Күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең сыйфатына сез үзегез бәя бирә аласыз. Моның өчен Vashkontrol.ru сайтына смс җибәрергә кирәк. Бу ничек эшләнә соң? Иң башта vashkontrol.ru сайтында теркәлегез. Үзегез бәяләргә теләгән дәүләт хезмәтен табыгыз. Андагы сорауларга җавап биреп, әлеге хезмәтнең сыйфатын бәяләгез. Болай эшләргә дә була. Дәүләт хезмәте күрсәткән хезмәткәргә үзегезнең номерыгызны калдырыгыз....
-
Бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
26 июньдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге базасында - район хакимияте бинасының (Крайнов ур., 58) 3 нче катында халыкны нотариус (8-11 сәгатьләрдә), адвокат (11-14 сәгатьләрдә), прокурор (14-16 сәгатьләрдә) кабул итәчәк.
-
Әлки районы Юхмачы авылыннан күп балалы Иван һәм Светлана Удальцовлар Сабан туе бүләгенә лаек булды
Балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Юхмачы авылыннан Иван һәм Светлана Удальцовлар район Сабан туе бүләгенә лаек булды. Иван Александрович һәм Светлана Владимировна җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Бу гаиләне авылдашлары ихтирам итә, аларны бүтәннәргә үрнәк итеп куялар.
-
Министрлык бүләгенә лаек булдылар
Югары хезмәт күрсәткечләре һәм республика агропромышленность комплексы үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен районыбызның бер төркем авыл хезмәтчәннәре Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Бу дәрәҗәле бүләккә Әлки элеваторы баш инженеры Владимир Сивенков, Үзәк Әлки филиалының "Хлебодаровка" отряды механизаторы Юрий Свилин, Көньяк Әлки филиалының Юхмачы отряды начальнигы урынбасары Илгиз...
-
Печән өсте җитте
Малларны кышлатуга азык хәзерләү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. "Чаллы", "Карга", "Чуаш Кичүе", "Юхмачы" терлекчелек комплексларының, "Ташбилге", "Алпар" отрядларының азык утарларына 26 мең тонна сенаж салынган. Район күләмендә хәзерләнгән 1,8 мең тонна печәннең яртысыннан артыгы исә - "Хузангай" механизаторларының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. «Үзәк Әлки» филиалының "Салман" отрядында терлек азыгы хәзерләү оешкан...
-
Ул авылда иң кирәкле кеше
Газета битләрендә авылыбыз фельдшеры Татьяна Зинкина турында сөйлисебез килә. Ул кешеләргә бик игътибарлы, мәрхәмәтле, кайгыртучан. Авыру хакында хәбәр алу белән, тәүлекнең кайсы вакыты, һава торышының нинди булуына карамастан, Татьяна Николаевна бар эшен ташлап хаста кеше янына йөгерә. Ул һәрвакыт авырулар мәнфәгатен өстен куя. Фельдшерыбыз үз хезмәтенә бик җаваплы карый. Ул...