19 август 2015 яңалыклары
-
19 август 2015 - 08:44Зур юл – яңа өметләрБыел Апак авыл җирлегенә караган Иске Тумба авылында җыен үткәннәре белән чагыштырганда бөтенләй башка рухта узды. Кешеләрнең кәефе күтәренке, сөйләшүләрендә үк алдагы көнгә яңа планнары барлыгы сизелә. Сәбәбе - урман уртасында дөньядан "аерылып" утырган бу авылга таба юл төзелә башлады. "Алексеевскдорстрой"ның куәтле "КамАЗ"лары тыз-быз килеп балчык ташый, ә юлсызлыкның төп...
-
19 август 2015 - 08:35Прокурор Кошкида кабул итә20 августта район прокуроры Руслан Гыйзәтов Кошки авылына барып, анда яшәүчеләрне кабул итәчәк. Прокурорга төрле мәсьәләләр, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык, ветераннар, коррупциягә каршы көрәш, хезмәт, пенсия, торак турындагы законнарның үтәлеше хакындагы сорулар белән мөрәҗәгать итәргә була.
-
19 август 2015 - 08:30“Автоледи” бәйгесе була21 августта район үзәгендә хатын-кыз йөртүчеләр арасында "Автоледи-2015" бәйгесе үткәрелә. Конкурс ЮХИДИ бинасы янында 14.00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен заявкаларны 2-02-23 телефоны буенча бирергә була.
-
19 август 2015 - 08:17Дүрт исерек шофер тоткарланганУзган атнада районда 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 3 кеше җитди зыян күргән. Аварияләргә китергән төп сәбәп - автомобильләрнең тизлеген арттыру. Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 108 очрагы теркәлгән. Шул исәптән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган 4 йөртүче тоткарланган. Аларның берсенә карата транспорт чарасы белән кабат исерек...
-
19 август 2015 - 08:06Яшь белгечләргә өстәмә түләүРайон дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә урнашкан яшь белгечләр хәзер өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар. Мондый карар дәүләт ветберләшмәләренә яшьләрне җәлеп итү максатында кабул ителгән. Әйтик, 30 яшькә кадәрге югары белемле ветеринария белгеченең айлык хезмәт хакына 10 мең сум өстәлә. Урта махсус белемле ветеринар исә 8 мең сум...
-
19 август 2015 - 06:59Гел булышып тораларРайоныбыз спорт сөючеләре һәм "Алинә" универсаль спорт залы коллективы "Алексеевскдорстрой" җитәкчесе Фоат Вәлиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр. "Депутатыбыз Фоат Вәлиев безгә һәрчак ярдәм итеп тора",-ди "Алинә" директоры Айтуган Вафин. 17 августта предприятиенең юл грейдеры көне буе спорт комплексы янында эшләгән, аның тирә-юнен таба кебек тигезләгән. Спортка мөкиббән эшмәкәр Айрат Гатауллин да...
-
19 август 2015 - 06:28Равил һәм Алмаз Фәйзуллиннар Әлкигә килде15 августта РФ Президенты Идарәсенең Эчке сәясәт буенча Департаменты начальнигы урынбасары Алмаз Фәйзуллин районыбызда булып китте. Ул Әлкигә әтисе шагыйрь Равил Фәйзуллин һәм хатыны, балалары белән кайткан иде. Газета укучыларыбызның күбесе беләдер дә, Алмаз Фәйзуллин - якташыбыз шагыйрә Бикә Рәхимованың улы. Берничә ел элек вафат булган Бикә апа туган авылы...