4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Җәен чаңгыда
Узган атнада Җәлил шәһәрендә егетләр һәм кызлар арасында роллер чаңгыда кросс буенча республика ярышлары булып үтте. Анда безнекеләр дә катнашып, ике чаңгычыбыз - Борискинодан Самарина Алена (III урын) белән Шамышев Александр (IV урын) республиканың иң яхшы 6 чаңгычысы исәбенә керделәр. Аларны ярышларга Валерий Сидров әзерләде.
-
Саву аппаратлары – бүләккә
Яңа гына районның күп сыер асраучы тагын ун гаиләсе бушлай саву аппаратларына ия булды. Районыбызда соңгы ике елда йортында өч һәм аннан да күбрәк сыер асраган 130 гаиләгә шундый бушлай савым аппаратлары тапшырылды инде. Әлеге исемлектә чиратта тагын 40 лап кеше бар. Аларга да аппаратлар бүләк ителәчәк. Август аенда район...
-
Полиция өй туйлары үткәрде
Районыбыз полиция хезмәткәрләре бер көндә ике өй туе үткәрделәр. Салман һәм Иске Чаллы авылларында полиция участок пункты белән өе берләштереп төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды. Азат Низамиев. Салмандагы шундый административ - торак комплексын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән бергә Татарстан эчке эшләр министры урынбасары, эчке эшләр хезмәте...
-
“Бердәм Россия” спортчыларны бүләкли
Август ае дәвамында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге спортның биш төре буенча Спартакиада үткәрделәр. Партия проекты кысаларында оештырылган әлеге спорт бәйгеләре "Без сәламәт, безгә кушылыгыз!" девизы астында узды. Ә 29 августта Республика көне һәм район юбилее уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә эшләүче яшьләр һәм мәктәп укучылары...
-
Рәхмәт хатлары тапшырылды
Әлки җирендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан Әнәс Вәлиев һәм Фәнүзә Зиннәтуллина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Әнәс Вәгыйзь улы Вәлиев һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе секретаре Фәнүзә Фоат кызы...