30 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әлки – иң уртада
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре 2014 елда үсемлекчелек тармагының үсеше күрсәткечләренә анализ ясап, муниципаль районнар рейтингын төзегәннәр. Анализлауда биш күрсәткеч исәпкә алынган. Болар - уңыш чыгышы (ц/га), югары респродукцияле орлыклар куллану, бөртекле-кузаклы культуралар чәчүлекләренең чагыштырма күрсәткече, майлы культуралар чәчүлекләренең чагыштырма күрсәткече, 1-5 ел файдаланылган күпьеллык печән мәйданнары. Муниципаль...
-
Олыларга да, балаларга да каникул
Мәктәпләрдә 2 ноябрьдән көзге каникул башлана. Ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәер, бу вакытта әти-әниләр дә "каникулда" дияргә була. Алар да 4,6,7,8 ноябрьдә ял итә.
-
Призывниклар өчен
Хәрби хезмәткә чакырылу мәсьәләләре буенча сорауларыгыз булса, Татарстан Хәрби комиссариатының "кайнар элемтә" номерына - (843) 221-60-06 - шылтырата аласыз. "Кайнар элемтә"нең кыска номеры: 05216. Ул тәүлек буе гамәлдә. Алдарак язганыбызча, быелгы көзге чакырылышта районыбыздан 37 егет хәрби хезмәткә алыначак. Аларның бер өлеше армиягә озатылды инде.
-
Бердәм илдә бәрәкәт бар
Киләсе атнада Россиядә Халык бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул көн дүрт гасыр элек булган вакыйгалар - Мәскәү шәһәрен чит ил басып алучыларыннан коткару, Ватаныбыз бәйсезлеген яклау өчен барган көрәш истәлеген хаклап, календарьга кертелгән иде. Бу бәйрәмнең асылы, мәгънәсе турында беләбезме? Бергәнеке бәрәгәйле дигән халык мәкале сезне нинди уйларга этәрә? Шул...
-
Геройлар истәлеге аллеясы булачак
Базарлы Матак үзәгендә Геройлар истәлеге аллеясы төзелә башлады. Ул Азат итүче солдат һәйкәле белән Әфганстанда һәм башка сугышчан конфликтларда катнашкан якташлар мемориаль үзәге территориясен берләштереп ясалачак. Дөрес, әлеге төзелеш эшләре документларда "реконструкция" дигән исем астында йөри. Геройлар истәлеге аллеясы төзелешенә республика хөкүмәте 2 миллион 100 мең сум акча бүлеп бирәчәк....