23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
23 ноябрь 2016 - 19:30Салман авылында яшәүче Гайнетдинов Идрис Шәраф улы 22 ноябрьдә олы юбилеен билгеләп уздыСалман авылында яшәүче абыебыз Гайнетдинов Идрис Шәраф улы 22 ноябрьдә олы юбилеен билгеләп узды. Хөрмәтле абый! Сине шушы шатлыклы көнең белән котлыйбыз. Сиңа алдагы көннәреңдә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларың-оныкларыңның матур, сөенечле тормышларын күреп, апа белән тигезлектә, муллыкта ,бәхетле матур тормышта гомер итүеңне теләп барлык туганнар исеменнән сеңелең Надия.
-
23 ноябрь 2016 - 12:35Әлки районында наркотиклар кулланган 15 кеше исәптә тораӘле биш-алты ел элек кенә безнең районда наркотиклар куллану сәбәпле исәпкә алынучылар юк иде. Быел инде андыйларның саны 15 кә җиткән. Әгәр белгечләрнең рәсми теркәлгән наркоман "артында" теркәлергә өлгермәгән унлап пациенты бар, дигән фикерләре белән килешсәк, хәлнең никадәр җитди икәнен аңларга була. Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында борчылырлык...
-
23 ноябрь 2016 - 10:17Әлки районы туган як тарихы музее хезмәткәре Рамилә Галиева: “Район тормышын газетадан башка күз алдына да китерә алмыйм”Халыкның нормаль яшәеше өчен хастаханә, мәктәпләр ничек кирәк булса, район газетасы да шул дәрәҗәдә үк мөһим, дип уйлыйм мин. Район газетасын кечкенәдән укып үстем. Әти-әнием аны гомер буе өйгә алдырдылар. Үзем гаилә корып яши башлагач та беренче чиратта "Әлки хәбәрләре"нә язылам. Без аны кулдан-кулга йөртеп укыйбыз - үзем дә, ирем...
-
23 ноябрь 2016 - 08:36Әлки районында ятимнәр өчен биш йорт төзелеп, аларга җылы җибәрелдеРайон газ эксплуатацияләү участогы эшчеләре Базарлы Матакта Филиппов урамында ятимнәр өчен төзелгән биш өйгә табигый газ тоташтырдылар. "Строитель и К" җәмгыяте район үзәгендә 18 яшьләре тулган биш ятим балага өйләр салдылар. Газчылар яңа йортларга җылы да җибәрделәр. Тиздән анда яңа хуҗалары урнашачак. Район газ эксплуатацияләү участогы 705 километр газ үткәргечкә...
-
23 ноябрь 2016 - 07:24Әлки районы авылларында быел янгын сүндерүдә файдалану өчен 22 гидрант ясалганБыел район авылларында янгын сүндерүчеләр файдалансын өчен 22 гидрант (су чыганагына тоташтыручы җайланма) ясалган. Янгын сүндерү өчен файдаланырга авылларда 222 су чыганагы бар. Шуларның 124 е - су башнялары, 38 е - су тутырылган зур мичкәләр (аларның күбесе мәктәпләр территориясендә). Калганнары җир асты коелары, табигый сулыклар. Күптән түгел Салман балалар...
-
23 ноябрь 2016 - 06:58Әлки районында приютта тәрбияләнүче кызга Россия гражданлыгы алу өчен райондашлары 47 мең сум акча җыйганСалман балалар сыендыру йортында тәрбияләнүче кызга кыска гына вакыт эчендә 47 мең сум акчалата ярдәм җыелган. Әниләре белән Үзбәкстаннан күчеп кайткан бу кыз 11 сыйныфта укый. Әмма ул мәктәптә ирекле белем алучы санала, аны укучылар исемлегенә кертеп булмый. Чөнки кыз Россия гражданы түгел, паспорты да юк. Мәскәүгә барып гражданлык алу...
-
23 ноябрь 2016 - 05:19Декабрьдә безне нинди һава торышы көтә?Салкын, әмма карсыз һава торышы бу ялларда, ниһаять, үзгәрәчәк. Атна азагына температура бераз җылытып, кар явачак. Төнлә -2 градуска кадәр җылытачак. Ноябрь азагына кадәр шундый аязучан болытлы көннәр көтә безне. Ә менә декабрь башы салкын булырга охшаган. Һава -23 градуска кадәр суыначак. Синоптиклар тулаем алганда декабрь узган еллардагы кебек булачак...