Район халкы һәр елны "Яңарыш-Возрождение" республика фондына шактый күләмдә үз өлешен кертә.
Бу игелекле эштә районыбыз оешма-предприятиеләре коллективлары, эшмәкәрләр, пенсионерлар, гомумән, теләге булган һәркем катнашып килә. Иганәчеләрдән кергән акчаларга күрше Спас районындагы Болгар шәһәрчегендә нинди күләмле эшләр башкарылуын күреп торабыз. Әле сентябрь башында гына биредә Болгар Ислам академиясе бинасы файдалануга...