Алексеевскидан "Мостовик" җәмгыяте төзүчеләре әлеге күпер төзелешенә быел май бәйрәмнәреннән соң керешкәннәр иде. Яңа күпернең озынлыгы 40 метр, киңлеге 10 метрдан артык. Яңа күпердә транспорт өчен ике якка да берьюлы иркен хәрәкәт итү полосолары бар. Моннан тыш, ике яктан да 1,5 метр куркынычсызлык полососы. Кыскасы, күпер заман таләпләренә җавап бирерлек...