Әлки районы: Хыялында - ак чәчәкле алмагачлар
...Көз башы гына иде, агачларга әле сары тиеп өлгермәгән. Соңарып кына кайтып киләм. Шулчак каршыма бер көтү сыерлар килеп чыкмасынмы! Район үзге урамнарында сыерлар түгел, кәҗә-сарык та югалып барган мәлдә шулкадәр сөтбикәләрне күреп туктап калдым. Бер дистәдән артыктыр үзләре. Артларыннан яшь кыз куып килә.
–Акыллым, кемнекеләр болар?–дим матур кызга.
–Үзебезнекеләр, апа,–ди ул, шуны да аңламыйсыңмы дигәндәй елмаеп.