Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: иң күп уңышны “Хузангай” алды

“Хузангай” җәмгыяте районда 1803 гектарда көнбагыш үстергән иде.

Алар әлеге кыйммәтле май культурасын тулысы белән җыеп алып саклауга куйдылар. Көнбагышның һәр гектары уртача 16 шар центнер уңыш бирде. Тулаем җыем 3 мең тоннага якын тәшкил итә.

Сергей Мукусев җитәкчелегендәге әлеге коллектив бөртеклеләрдән дә районда иң югары уңыш алуга иреште. Район буенча бөртеклеләр уңышы гектардан уртача 21 центнер тәшкил итсә, биредә ул 31 центнер булды.

“Хузангай” механизаторлары туңга сөрүдә дә зур тырышлык куйдылар. Алар 11 меңгә якын мәйданда җирләрне көзеннән сукалап калдырдырып, куелган бурычны 100 процентка үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев