8 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Әлки районы: Түбән Әлки халкы искечә Яңа елны алданрак каршыларга җыена
Түбән Әлки авылында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бик матур итеп бизәлгән чыршы барлыкка килде, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары аның тирәли кар сыннары ясап куйдылар.
-
Әлки районы: Хузангай-Сихтермә авылында яңа су трассасы тезелә
Яңа елга каршы көндә Хузангай-Сихтермә авылында яңа су скважинасы һәм 1,2 км озынлыктагы су трассасын эшләп бетергәннәр.
-
Әлки районы: Карга уңганнары бер көндә 330 кг тефтель ясаганнар
Яңа ел бәйрәмнәре дип тормаганнар Карга хәзерләүләр пункты эшчеләре, һәр көнне хезмәт урыннарына килеп пилмән, мантый, тутырма ише тәмле ризык ясаганнар.
-
Әлки районы Иске Матак мәктәбендә – яңа автобус
Кышкы каникулдан соң Югары Матак, Татар һәм Чуаш Шәпкәсе авыллары балалары Иске Матак урта мәктәбенә укырга яңа автобуста йөри башлаячак.
-
Әлки районы: Яңа Салман авылында яшәүче Мәрьям әби Шәрәфиеваны якыннары 95 яше тулу уңаеннан котладылар
Мәрьям әби Шәрәфиева моннан 95 ел элек 12 гыйнварда Шәпкә авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән.