Әлки районыннан Глүсә Сибәгатуллина башмаклар бәйләп сәдакага тарата
Глүсә Сибәгатуллина Иске Үргәгаргә юллама буенча укытучы булып килгән һәм биредә төпләнеп тә калган. Аның ерак Сарман районыннан булуын авылда хәзер хәтерләүчеләр дә сирәк инде. Ире Булат белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде оныкларына булышалар. Берничә еллар элек Глүсә операция кичергән, шуңа хуҗалыкта асраган сарыкларын сатарга туры килгән. Ә бит уңган бу ханым сарык йонын эрләргә һәм аның җебеннән җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләргә бик яраткан. Әмма Глүсә Сибәгатуллинаның уңган куллары тик торуны белми, алар гел шөгыль таба.